Скачать книгу
такталы, тәрәзәсе лазаретка карый. Беренче катта кечкенә китап кибете. Эшкә, кибеткә, клубка, мунчага һәм ашханәгә йөрергә якын. Яңа урынга ияләшеп өлгермәстән, көннәрнең берсендә без – өч офицер һәм ике старшина – Владивостокка рекрутларны алырга киттек. Миңа Владивосток, андагы Алтын Мөгез култыгы, баш урамнары, яр буйлары, кибет-рестораннары, вокзалы һәм һәйкәлләре бик ошады. Ресторанга кереп ашап чыктык. Кит итеннән пешерелгән котлетларны һәм гарнирга пешерелгән диңгез кәбестәсен бик ошатып бетермәсәк тә, талымлап торырлык ара юк. Тын океан камбаласы монда тавык ите урынына кулланыла икән. Ризык кытлыгы үзен сиздерә башлаган чак. Пешекчеләр һәм аш ташучылар, масаеп, хәрбиләрнең кесәләрен селкетергә остарып беткәннәр. Сүз әйтер хәл юк икән. „Хәзер үк патруль-милицияне чакыртабыз!“ – дияргә күнеккәннәр. Мондый урынсыз тәкәбберлекләре хакында биредә әле дә бер вакыйга турында, риваять итеп, менә ни сөйлиләр. Имеш, „Алтын мөгез“ ресторанына бер төркем ирләр кереп утыралар, берничәсе каратутлы әрмән затыннан. Байтак көтеп утыра болар, әмма яннарына килүче күренми. Ниһаять, ак алъяпкычлы берәү алларына меню салып китә. Кыскасы, бездә ресторан хезмәткәрләре аракы-шәраб теләмәгәннәрне чүпкә дә санамыйлар һәм боларны да шактый изалыйлар. Ахырда болар шикаять кенәгәсен таләп итәләр. Анысын да киреләнеп бирми маташалар. Менә кечерәк, кәкре борынлы бер әрмән нидер яза һәм мөдирне чакырта. Анысы чыкмый. „Чыкмаса, прокурорга чакыртабыз!“ – дигәч кенә күренә теге. „Укыгыз!“ – диләр. Теге укымый. „Язгансыз икән, инде сыпыртыгыз!“ – ди һаваланып. Тегене култыклап: „Юк, укыгыз!“ – диләр үтемле итеп. Теге укый: „Весь обслуживающий персонал во главе с директором уволить! Микоян“. Директорның күзе акаеп, атылып чыгарга җитә. Микоян ул чакта – наркомпищепром. Шуннан соң бүтән рестораннарны да кем икәннәрен онытканнардан чистарталар. Хәзер исә мондый эш бер Микоян хәленнән генә килмәс иде.
Шулай, биредә табигать матур булса да, тормыш шартлары бик камил түгел икән. Һавасы бик дымлы, шкафларда хәтта кием-салым күгәрә, диләр. Бәяләр кыйбат. Монда барысын да ерактан китерәләр бит.
Владивостокның өлкә военкоматыннан безне Уссурийскига юлладылар. Уссурийск – яшел бакчалы, күбесенчә бер катлы иске, тыныч кала. Кояшлы җылы көн иде. Тирә-юньдә күмер шахталары һәм терриконнар күренеп тора. Безгә шахта бистәсенең малайларын бирделәр. Мин кайберләренең саулыкларын тикшереп кире кактым. Кайтканда алар белән шактый чиләндек.
Старшиналар, калтыранып, аракылы шешәләрен рельсларга бәргәләделәр. Хәер, мунча кертеп, чәчләрен киптереп, хәрби киемнәрен кидергәннән соң, аларны тиз кулга алдылар. Һәркайсын карап, медкенәгәләрен яздым. Казарманың бер бүлмәсендә медпункт ачтым.
Кирәк-яраклар белән җиһазландырдым һәм аптекадан дарулар китерттем. Офицерларга һәм солдатларга тиешле ун сәгатьлек ВМП (военномедицинская подготовка) дәресләрен укытырга керештем. Өйләдән соң авыруларны кабул итә башладым.
Орёлның
Скачать книгу