Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 8
Яраланган йөрәгемнең бер өлеше Ленинградта кала. Алда да әллә нинди куанычлар көтмидер сыман. Гомеремнең нәүбәттәге үтә мөһим борылышы менә башланды да инде. Тагы асыл офык шәфәгынә таба омтылырга кирәк.
Өйгә кайтып керүгә куанышсак та, артык очынып йөрерлек сәбәпләр юк. Кайтуымны Мәрзия хатыннан белептер, агасы Мөхәммәтзыя килеп: „Сеңлемне әрәм итеп, адаштырып ташлагансың икән!“ – дип сукранды. „Ике кешенең мөнәсәбәтләре берсенә генә кагылмый. Сеңлең дә әүлия түгел!“ – дидем. Шуның белән сүз бетте. Мәрзия белән мөнәсәбәтләребез икеле-микеле булса да, әнинең күңеле Һәдиягә тартыла. Аны да аңларга була. Кемнең генә анасы улына яхшылык теләмәс икән?! Үзем дә аптырашта, башым әйләнгән чак. „Һәдия исеңдәме? Син аны танымассың, ул хәзер менә дигән җиткән кыз. Госпитальдә шәфкать туташы булып эшли һәм мединститутта укый, алтынчы курска күчкән. Ул инде монда берүзе генә. Атасы вафат булгач, әнисе икенче кызы Галия белән туганнары янына – Промстройга күчеп китте. Күптән түгел генә мунчада күргән идем, килешмәгән җире юк. Синең турыда бик сорашты!“ – диде ул. Сүзен кай якка таба борганын тел төбеннән аңлыйм. Тормыш бит бу. Һәдияне дә ачык хәтерлим. Бала чагыннан беләм. Мәктәпкә барганда, тәрәзә каршында утырган кечкенә Һәдиягә дәшеп уза торган идем. Тиз үсәләр шул кызлар!
Шулай, әни аның белән сөйләшеп тә караган икән. Һәдия синең белән очрашырга риза, ди. Җәһәннәмгә китәр алдыннан тилергән башымны кемгә ияргә соң? Ерак гарнизоннарда һөнәрле һәм булдыклы тормыш иптәше кирәк инде ул.
Ни булса да булыр, очрашып, сынап карыйк. Бәлки, бер купкан җаным урынына утырып тынычланыр? Белмим шул, икеләнәм. Нигә генә болай берсеннән-берсенә сугылам соң әле? Әллә чын мәхәббәтнең ни икәнен моңарчы татымаганмын инде?.. Аннан, Мәрзия алдында да үземне гаепле һәм җаваплы кебек тоям. Ят шәһәрдә берүзе генә таянычсыз калды бит… Ләкин ирләрнең артык уйланмый, акылга буйсынмый торган чаклары була икән шул. Әллә инде бездә кыргыйлардан калган полигамия атавизмы уйнаклый инде?
Биредә аралашыр дус-ишләр булмагач, ялгызлыктан чарасыз дипме, үзенә бертөрле күңел ачу булыр дипме, Һәдия белән очрашып, уртак тел табып, ансат кына сөйләшеп киттем. Зифа буйлы Һәдия элекке кечкенә, кара бөдрә чәчле кызчык түгел инде. Җитлеккән, күз карашларында тирән уй. Бөтен җире коеп куйган күк! Тик чырае сүренке. Җитди һәм бераз казакларга тартым. Тавышы үзгәргән, ниндидер ят, еламсыраурак. Ул яклары ошап бетмәсә дә, очрашканнан ни зыян? Һәдиянең үз башы бар бит. Шулай очрашкалый торгач дуслашып та киттек, бер-беребезгә тартыла башладык.
Менә шулай, уеннан уймак чыга. Яшьләр бит, мавыгып, вакытында тыела белмибез. Эш тирәнгә киткәч, әти-әни: „Улым, болай ярамас, мөселман баласы бит, никах укытырга кирәк!“ – диделәр. Гаебемне танып, карышмадым. Һәдия алдында бурычлы идем инде. „Аһ, Һәдия – Хэд,