Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 11
Буш вакытымны заяга уздырмыйча, өч көн шәһәрне, мәгърур Амур елгасын карап йөрдем. Ике үзәк „фирменный“ рестораннарында (берсе „Уссури“, икенчесе „Восток“ исемле) сыйландым. Төрле диңгез хәзинәләре пешереп салынган салатлары, миңа тансык булгангадыр инде, тәмле үзе.
Треплангалы борщлары да шәп иде. Тагы кайчан шундый юньле аш ашарга туры килер, эләккәндә сыпыртып калырга кирәк, дип уйладым.
Амур елгасы искиткеч киң һәм тирән икән. Менә ул – борынгы вальска кергән һәм „Өч танкист“ җырында яңгыраган дәрьялы як! Киноларда күргәнем һәм җырын да җырлаганым бар, әмма үз күзең белән күрүгә җитми инде. Академияне тәмамлаганчы, бу якларда булачагым башыма да килмәс иде. Амур елгасының һәм мондый Ерак Көнчыгыш җирләренең тәэсире тирән булды. Бигрәк иркен як. Китәсе көнне „тайфун“ исемле явымлы давыл башланды. Якты көн тәмам караңгы төнгә әверелеп, шәһәрне туфан суы басты диярлек. Тыгыз, куәтле җиле аяктан егарлык…
Инде Хабаровскидан кире көнбатыш ягына, тулы сулы Амур аша озын корыч күпердән чыгып, поездда Белогорскига таба юл тотабыз. Уң яктан шактый биек текә тау өстендә „Волочаевка көннәре“ нә багышланган мемориалны ерактан күреп узабыз. Партизаннар төбәге… Аннары сул яктан бер-бер артлы Еврейлар автономия өлкәсенең Биробиджан, Бира, Кульдур вә Шмаковка станцияләрен үтәбез. Кульдур ул – Саки шифаханәсенә, ә Шмаковка – Боржомига тиң курортлар. Хәрби округ шифаханәләре. Автономия өлкәсендә яһүдләр бик аз, диләр. Алар бу ярым онытылган, тормыш яклары юньләп көйләнмәгән җирләргә үз ихтыярлары белән килеп ояламаганнар шул, дөньяда Мәскәү, Ленинград, Киев, Минск, Одесса, Ялта кебек калалар барында! Шмаковкада элек ирләр монастыре булган. Шушында инде утызынчы елларда Мәскәүдән яһүд партократларын Сталин боерыгы буенча колхоз-совхозлар оештырырга юллаганнар. Хәрби частьларны һәм эшчеләрне азык-төлек белән тәэмин итәргә кирәк ич. Бер мәзәктә әйтелүенчә, Мәскәүгә мондый телеграмма сукканнар, имеш: „Колхозлар оештырдык, колхозчыларны җибәрегез!“ Булыр да ул яһүдләрдән! Хәзер исә: „Яһүдләр автономиясенә яһүдләр җибәрегез!“ – дисәң дә була…
Белогорск зур урыс авылын хәтерләтә. Калага архитектор тәтемәгән. Берничә ике катлы кечкенә таш биналары бар. Берсендә, гадәттәгечә, партия шәһәр комитеты, икенчесендә – дивизия штабы, өченчесендә – мәктәп, дүртенчесендә – ресторан. Калганнары – бер катлы гади агач өйләр. Урамнары пычрак, кибетләре ярлы. Шәһәрне бер яктан урап, сай гына тонык инеш ага. Яңгырлардан соң шактый зур елгага әверелә, диләр. Ә җәйге эссе көннәрдә бөтенләй