Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 15
Берничә көннән соң Мәрзиянең зур фанер тартмасы белән багажы килде. Анда байтак кирәкле әйберләре һәм өшегән әфлисуннар бар иде. Тагы да күңеллерәк булып китте. Өйдә йорт эшләрен башкарып, җылы ризык хәстәрләп, сине көтеп утыручы булгач, шәп инде. Мәрзия эшләмәсә дә, әтиләргә җибәрсәк тә, акчабыз көн күрергә җитә, чөнки казна фатиры күпкә арзанга төшә. Аннары хезмәт хакы да бераз артты. Кибеткә үзе йөри, мунчага һәм клубка – бергә инде.
Гарнизон бер тату гаилә кебек яши. Хезмәттә һәм ялда барыбыз да бергә диярлек. Клубка полк командиры Барабанщиков (булачак генерал), начальнигы Орёл, хатыннары һәм замполитлары белән бергәләп, бәйрәм тамашасына чыккан сыман киләләр. Өйдә сәрхушланып утыручылар сирәк. Частьларыбыз биредә вакытлыча гына. Бөтен плитәле юллар, ракета комплекслары, „ГЧ“ лар технологик залы, бүтән корал, ягулыклар, кием-салым, азык-төлек складлары, казармалар яшерен рәвештә тайга эчендә көн-төн төзелеп ята. Ә офицерларның торасы шәһәрчеге („унынчы“ объект) – йортлары, кунакханәләре, ашханә-кафелары, кибетләре, клублары, мәктәп-балалар бакчалары – Ледяная ярымстанциясеннән ун чакрым читтәрәк корыла. Башкаларга бу зур төзелешне „йортлар комбинаты“ корыла дип кенә аңлаталар. Ләкин кемне генә ышандырып булыр икән? Тирә-юньдә гел хәрбиләр генә бит!.. Ярымстанциягә бертуктаусыз ком, щебёнка, цемент һәм бүтән төзү әйберләре китерелә. Бетон заводы анда үзебезнеке. Махсус җиһазлар һәм корал төнлә генә ябык вагон-контейнерларда тимер юл тармагы белән урыннарында ук тайга куенына кертелә.
Ярымстанциянең исеме мәңгелек туң җирдә булуыннан килә. Бераз җирне тирәнрәк казысалар, җәй уртасында да эреми торган бозланып каткан җиргә (дөресрәге, калын боз линзасына) төртеләләр. Мондый галәмәт Сковородино станциясеннән башлана һәм бирегә тикле җитә. Бу узган бозлавык дәверенең эзе, җәйге җылы көннәрдә җирнең шактый өлеше сазлыкка әверелә. Менә шунда ЦК күзәтүе астында Оборона министрлыгы эшләре кызу, удар рәвештә алып барыла да инде. Мәскәүдән махсус комиссия даими килеп кенә тора. Янәсе, АКШ империалистлары без аныклаганны көтеп тормаслар! Сугыш чыгаруларыннан бик шикләнәләр. Хисапсыз стройбатлар, туктаусыз диярлек, тоткыннар кебек эшлиләр. Эшләре дә, тормышлары да үтә авыр, һич кызыгырлык түгел. Тайга уртасында, бозлавык вә сазлыклар өстендә шундый авыр олы эшләрне башкарып кара әле!.. Чирләүчеләр күп, фаҗигаләр дә булып тора. Тынгысыз юлларда машиналар бер-берсенә бәреләләр, бензовозларның янган очраклары була. Зур төзелешләр андый бәла-казасыз булмыйдыр да. Мондый ашыгыч „суык сугыш“ хәрәкәте бөтен ил киңлегендә диярлек алып барыла. Стратегик ракета частьларын акылга сыймаслык, яшәргә уңайсыз, кыен шартлы, кулланырга яраксыз диярлек җирләргә урнаштыралар. Күбесенчә цивилизация учак-үзәкләреннән ерак җирләрдә. Менә шул чакта бер табышмак уйлап чыгарыла да инде. „Тау араларында, чүл-тайгаларда, чәнечкеле тимер чыбык боҗралары эчендә яшиләр. Киптерелгән