Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 12

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

Чемоданымны һәм төенчегемне тотып, шунда юнәлдем. Төнне лазаретта уздырдым. Иртән, РТБ штабына барып, командирга күрендем. Кызыл чырайлы, Орёл фамилияле полковник. Командирлар безне сыныйлар, ә без – аларны… Маңгаенда – кыйпылчык ярасының җөе. Сугышта булган. „Атның – артыннан, ишәкнең – алдыннан, ә командирның һәр ягыннан саклан!“ – дисәләр дә, Орёл ярыйсы гына кеше булып чыкты. Венгриядә Балатон күле янында яраланган. Шунда чолганышка эләгеп, сазлыкта ятып, аяк бармакларын өшеткән. Бирегә Уссурийскидан (Элегрәк Ворошиловск)   – танклар төзәтүче заводтан килгән. Шул танклар заводында хезмәт итеп, аның начальнигы булып, папахасын да киеп алган. Полковник начальник урынына ничек билгеләнгәне турында кызык итеп сөйләгән иде.

      Әлбәттә, башта берәү дә начальник булмый. Завод начальнигының урыны бушап калгач, моны Хабаровскига, округ штабының Хәрби Советына чакырталар. Анда инде безнең братваны, киңәшмәгә китертеп, йә пешекләп чыгаралар, йә югарырак күтәрәләр… Бу яңа киемнәрен киеп бара. Хәрби совет утырышы башлана. Бермәлне моны да чакырып кертәләр. Командующий һәм Совет әгъзалары моның белән сөйләшергә керешәләр. Дөресрәге, партия сәясәте турында, устав буенча сораулар яудыралар, завод хәлләрен төпченәләр. Полковник урынына ярау-ярамавын сыныйлар. Ахырда генерал (политбүлек начальнигы): „Пушкин кем ул?“ – дип сорый. Бу андый, хезмәткә кагылмаган һәм һич көтелмәгән сораудан бераз югалып кала да: „Бөек рус шагыйре!“ – дип җавап бирә.

      Җавабыннан соң үзе: „Хәзер әсәрләрен сораштыра башласалар, харап булам!“ – дип уйлый. Ләкин шундый „авыр“ сорауга җавап бирә алгач, тегеләр канәгать калалар. Һәм бушаган урынга утырталар. Менә шул Орёл белән сөйләшеп утырабыз. РТБда штат тупланып бетмәгән әле. Офицерлары һәм солдатлары да җитәрлек түгел. „Сездә теге хәтәр нәмәстәләр бармы?“ – дип, ГЧларга ишарәләп сорыйм. „Булса да, аларның бер куркынычы юк. Мин үзем „Тоцк“ полигонында чын атом бомбасын шартлаткан хәрби уенга катнашкан кеше. Үземә бер нейтроны эләксә эләккәндер. Саулыгымнан әле дә зарланмыйм!“ – ди. Әллә шулай үзен юаткан буламы, әллә атом нурланышына җиңелчә карыймы? Әлегә аның ни икәненә бик күпләр төшенеп бетми.

      Аның әйтүенчә, алай ук „пүчтәк“ булмаган шул. Ырынбур өлкәсенең „Тоцк“ полигонында маршал Г. Жуков җитәкчелегендә 1954 елның 14 сентябрендә үтә зарарлы, хәтәр хәрби уен үткәрелә. Анда самолёттан 20 килотонналы атом бомбасы ташлана. Ул 500 метр биеклектә шартлый. Шуннан соң „кызыллар“ „зәңгәрләргә“ зарарланган җир аша „һөҗүмгә“ ыргылалар. Шул хәрбиләрнең бик күбесе нурланып, тора-бара чирләп үлә. Исән калганнары да саулыкка туймый. Бу – табигатькә һәм адәмгә каршы кылынган тиңсез җинаять. Бернигә дә карамыйча, СССРның чын-чынлап атом сугышына хәстәрләнә башлаган чагы. Моңарчы Яңа җирдә, Якутиядә, Новосибирск өлкәсендә, Уралда, Әстерхан өлкәсендә, Казахстанда һ.   б. җирләрдә – барлыгы ике йөзгә якын атом сынавы үткәрелә. Күбесен халык хуҗалыгы мәнфәгатенә сылтап шартлаталар.

Скачать книгу