Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 9

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

узгач, үзем генә китәргә булдым. Хәтере калса калыр, инде күңелемне ул түгел, билгесезлек, киләчәк хезмәтем борчый иде. Анда нинди тишеккә тыгарлар икән? Ә атам-анам бигрәк Һәдия өчен, эшебез пешмәгән өчен борчылалар. „Кыз әрәм булган!“ – диләр. Юкка гына әни белән башын әйләндердек, ә мин – тинтәк, ник үз акылым белән яшәмим соң? Китәсе вакыт та җитте. Килүләр, китүләр!.. Әйтерсең җил куып арлы-бирле йөрибез… Китүләрнең дә төрлесе була. Урамда төксе, шомлы көз. Көн шактый сүрелгән. Халык плащлар, көзге бишмәтләр кигән. Саубуллашуларыбыз бу юлы бигрәк күңелсез. Һәдиянең ике күзендә сорау билгеләре. Үзем дә юньләп белмәгәнне ничек аңлатып әйтим? „Кичерә алсаң, кичер мине һәм каһәрләмә, Хэд, мин тилерүемнән айныдым!“ – дим ишетелер-ишетелмәс кенә тынгысыз перронда һәм шуның белән вәссәлам. Ишетте микән? Һәдиягә туры карый алмыйм. Вөҗдан газабы бигрәк авыр. Әти, әни, Кәшифә һәм Наҗия, хәлне аңлаган күк, дәшми генә көтеп торалар. Китәсе поезд да, сабырлыгымны сынагандай, һич кузгала алмады инде! Айга тиң мизгелләр…

      Менә, ниһаять, электровоз вагоннарын йолкып кузгалды һәм тизлеген арттырып тәгәри башлады. Сагыш белән тулган күзләр ерагайганнан-ерагаялар…

      „Хуш-сау булыгыз, мине гаеп итеп нәфрәтләнеп калмагыз! Хәерле сәгатьтә – хәерле юл! Ходаем, хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан туганнарымны һәм якыннарымны сакла! Изге ниятләребез белән аңга килгән идек, ләкин тәмуг юлы да изге ниятләр белән түшәлгән, диләр… Дөньяда, нарасыйлардан гайре, гөнаһсыз адәм юктыр. Гомумән, „Мин гөнаһсыз!“ дип шапырынырга берәүнең дә хакы юк. Ләкин гөнаһлы гамәлләрен таныган кеше дөм өметсез түгел әле. Аһ, Аллам, мин гөнаһларга батып беттем, кичерә алсаң, кичер инде, моннан ары андый булмам!..“

      Иреннәрем, кыймылдап, тагы әллә нәрсәләрне әйтергә омтылалар. Инде хәзер хисләргә бирелеп кенә түгел, акыл белән дә яшәр вакыт.

      Мине инде торасы яңа урын да, хезмәтем дә кайгыга салмый. Кеше кайда да эшләп, хезмәт итеп яши ала. Анысын булдырырмын. Аерып калдырган Валя да онытылган диярлек. Һәдия турында да артык борчылмыйм. Тик Мәрзия генә тынгылык бирми, Себер юлы буе аның турында уйлап барам. Юл күренешләре дә юатмый, күземә дөнья галәмәтләре күренми. Нишләп кенә аны япа-ялгыз шул зур калада башын әйләндереп адаштырып калдырдым?

      Яман юлга басмаса ярар иде! Аздыручылар бихисап. Очсыз, бетмәс озын юл, кысан тынчу купе һәм җан газаплары тәмам алҗытып бетерде. Ахырда, барып урнашкач, хат язып җибәрергә булдым. Кеше ялгышырга мөмкин, ялгыша да. Ләкин хатасын таныгач, аны төзәтергә тиештер ич! Мәрзиянең күңеле бизеп, кире кайтмаган булса, аны яныма чакырырга кирәк. Янәдән бергә уртак тормыш корырбыз… Берәү дә бөтен эшләргә оста, әүлия булып тумый. Белмәгәннәрен өйрәтермен, ярамаган гадәтләрен әйтеп төзәттерермен. Авыр булса да түзәрмен. Кыргый аюны да биергә өйрәтәләр ич, Пигмалион әсәрен дә хәтерләү җитә! Менә шулай үземә-үзем сүз бирәм. Андый карарга килгәч, бераз тынычланам сыман. Минем күңелсезләнеп баруымны сизептер инде, проводница, чәй керткәндә: „Кемегез булды ул читтәрәк

Скачать книгу