Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 10

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

аны укыды, аннан, башын күтәреп, миңа бакты. „Хәсәнов дидегез бугай?“ – „Әйе!“ – дим. „Алай булгач, менә укыгыз, Мәскәүдән сезне Хабаровскига юлларга боералар. Монда хезмәт итәргә сезгә насыйп булмады!“ Могҗиза бит бу! Мәскәү комиссиясе, кирәгем чыккач, Хабаровск краенда хезмәт итәргә теләвемне искә алган, димәк.

      Генералга мөрәҗәгать итәм: „Иптәш генерал, багажымны яңа җиргә күчертәсем бар!“ – дим. Ул, аңлап: „Өч көн җитәме?“ – дип сорый. Юмарт икән. „Җитә!“   – дим. „Ярый, килештек. Хәерле юл сезгә!“   – „Рәхмәт!“   – дидем дә борылып чыктым. Строевой бүлектә предписаниемны яңартып, әлеге телеграмманы кыстырып һәм багаж таләбен юллап, бу штабтан подписка биреп ычкындым.

      Инде түбәнге очка, сай гына, тавык та тәпиләп чыгарлык, вак соры комлы инеш аша кирпечләргә баса-баса чыгып, багаж пакгаузына юнәлдем. Бу инеш дигәнем бигрәк алдакчы икән. Ул еш кына яңгырлардан соң һәм язын-көзен, туфан суына әверелеп, ярты шәһәрне баса икән! Мин Чиләбедә яткан арада әйберләрем килеп өлгергән. Багаж шактый таушалган. Бауларын тарттырып, теккәләп, адресларын кара белән буяп, яңаларын язып, тагы тапшырдым. Инде каланы да янә бер әйләнеп карарга була. Кунакханәдә кунып чыкканнан соң китәргә ниятләдем, чөнки Читада мине кызыктырырлык һәм тоткарларлык берни дә юк иде. Ике тәүлектән соң Хабаровск вокзалына килеп җиттем. Читага якынлашканда, поездда икешәр юрган бирүләренә карамастан, суыктан калтыранып кунган идек, ә монда, төн уртасы булса да, җылы бөркелеп тора! Ичмасам, бу яктан алдатмаганмын икән.

      Менә таң атуын чиста вокзалда, юньле киенгән кешеләр арасында көтеп утырам. Берничә тапкыр вокзал мәйданына чыгып, казак Ерофей Хабаров һәйкәлен урап үттем. Менә ул татар качаклары токымыннан булган урысларның данлы „землепроходец“ ы. Баскынчылар үзләренә атамаларны таба белгәннәр дә соң! Биек, зур һәйкәл. Чиләбенең „Сказ о Урале“ һәйкәленә охшаган. Шәһәр Чита ише генә түгел. Күп катлы биналар, урамнары чиста, агачлары әле яфрак коймаган. „Дальний Восток“ дигәннәренең бер өлеше шушы инде.

      Ерак Көнчыгышны килмешәкләр дөньясы дисәк тә була. Бу якларда аларга хатын-кызлар җитмәгән. Ул мәсьәлә инде миңа да кагыла. Тагы ялгызлыгым исемә төште. Бер риваятькә кагылмый булмас. Имеш, Әби патша казакларга яулап алынган җир чикләрен сакларга боера. Ә аларны исә тиздән хатын-кыз юклыгы борчый башлый. Япан-ят якларда, сугыш булмаганда, ирләр хатын-кызларсыз ничек яшәсеннәр ди? Патша галиҗәнабына бу хакта ялварып хат язарга мәҗбүр булалар. Хатның иң кирәк өлешендә ике сүз була: „Пришлите бабсто!“ Патша кәнсәсендә „бабсто“ мәгънәсенә төшенә алмыйча аптырыйлар. Ләкин баш вата торгач аңлыйлар һәм бөек хуҗалары белән рәхәтләнеп шаркылдап көләләр. Хат язучыларның белемнәре чамалы булганга, казаклар „баб сто“ сүзләрен кушып язганнар икән! Билгеле, Әби патша хәлләренә керә. Ул үзе дә соңгы көннәренә хәтле ирләрсез тора алмаган ич. Менә шуннан соң казаклар урнашкан урынны „Бабсто“ дип атый башлыйлар.

      Хатын-кызлар

Скачать книгу