Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 14

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

кыскандай җемелдәшеп торалар. Калкурак аэродом тирәсендә җил, каршы себереп, җирне шартлаганчы туңдырды. Бу аэродромга сирәк кенә кечерәк һәм ике моторлы таушалган самолётлар яңартылырга килеп төшә. Моторларын да китергәлиләр.

      Монда тормыш бертөрлерәк. Буш вә озын кичләрдә клубка кино карарга йөрим. Фатирда үземә генә күңелсез. Клуб шыгрым тулы була. Офицер хатыннары, киенешеп, үзләрен күрсәтергә һәм башкаларны күрергә ирләре белән шунда килми, кая барсыннар? Биредә әле берсенең дә телевизорлары юк диярлек. Ял көннәрендә вагон-рестораннарны каршыларга җыелышып чыгалар. Автобус белән Белогорск кибетләрен дә айкап кайталар. Хәтта поезд белән Благовещенск каласына да баргалыйлар. Минем андый йомышларым юк.

      Хәтеремнән Валя ерагайган саен ерагая. Һәдияне дә исемә төшермим. Ә Мәрзия сагындыра. Аңла шуннан соң син кешене!

      Өч хатамның берсен инде төзәтергә вакыт. Мәрзия белән хыялланып, үземә-үзем биргән вәгъдәмне үтәп, аңарга хат яздым. Эчә торган коеңа төкермә, дигәннәре шулдыр инде. Җавабы да озак көттермәде. „Мин сине элеккечә яратам, зинһар ышан!“ җөмләсен укыгач, җаным эреп киткәндәй булды. Һәм күзләремне яшь басты. Болай булгач, нигә рәхәтләнеп бергә яшәмәскә? Фатирны карап, аш-су пешереп, миңа якын иптәш булыр. Үземне инде тыйнаграк тотар вакыт. Хатын-кызларны картайткан да, яшәрткән дә – ирләр, диләр. Бу әйтем үземә дә кагыла ич. Хәзерге урыслашкан татар балалары халкыбызның андый акыл хәзинәләрен юньләп белмиләр. Аңлы рәвештә телебезгә хыянәт итеп, үзләрен-үзләре талаган булып чыгалар…

      Аһ, нәрсәләрдән, нинди гәүһәрләрдән үзебезне-үзебез мәхрүм итәбез бит! Кызганырлык та, үкенерлек тә. Нишләргә белмәгән чакларда халкыбыз иҗаты менә дигән киңәшче була ала ич.

      Халкыбызның тәүге саф инешләрен янә барлап, файдаланырлык вакыт түгелме?

      Инде ни күрсәм дә күрермен, чакырам никахлашкан Мәрзиямне! Әлегә язмышыбызның калган өлеше үз кулыбызда ич. Уйладым да тәвәккәлләп ташка уйдым. Ерак гарнизон тормышы яктырып киткәндәй булды. Тылсымлы мәхәббәт ул бар нәрсәләргә ямь бирә, сүрелгән җаннарга өмет очкынын өрә. Әйе, күп нәрсәгә сәләтле мәхәббәт дигән могҗиза!.. Мәрзиянең шул хатын алуга, хәрбиләр кассасыннан бушлай билет юнәтү кәгазьләрен конвертка салып юлладым һәм түземсезлек белән өлешемә төшкән көмешемне көтә башладым. Ара якын түгел, хатлар озак йөри. Көтәргә туры килә. Һаман шул „Светлана“ фирмасы эшендәдер инде ул. Очын-очка көчкә ялгап яшидер… Хатын тиз арада язган, ахры. „Әнәс, верь мне!“ сүзләре исемә төшә дә елмаям. Тормыш икебезгә дә „Ибәт абыйны“ әйттергән икән. „Ибәт абый“ дигәч, сез тагы куанычыннан ычкынып-саташып китте бу бичара дип уйламагыз. Шәт исегездәдер, ул әниемнең Агачбашы (Агайбаш) авылының ярлы кешесенең хикмәте…

      Ике атнадан артык вакыт үтүгә, Мәрзиянең телеграммасы килде: „Юлга чыктым, каршыла!“ – диелгән. Ә   кайчан каршыларга икәне әйтелмәгән…

      Поезды Белогорск аша Хабаровскига

Скачать книгу