Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 20

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

чакта Черчилль: „Бөтен илләргә ашлык сатучы Рәсәйне Хрущёвның „зирәклеге“ генә икмәксез калдыра алды!“ – дигән.

      Шул чорда кечерәк ыгы-зыгыларның бүтән өлкәләрдә дә булуы мәгълүм. Әйтик, Свердловск каласында, Н.   Хрущёвның киләсен көтеп, кала агайлары шәһәрне тәртипкә китерә башлыйлар. Иң зур „Уралмаш“ заводы җирләрендә „кәгазь кортларын“ алабута-әрем-билчәннәрне йолкырга өч көн рәттән куалар. Йолкып бетерә алмаганнарына солярка сибеп яндыралар…

      Менә билгеләнгән көнне завод идарәсе каршына кара лаклы машиналар килеп туктый. Эшчеләр өере яшенле кара болыт булып көтеп тора. Шактый юан Хрущёв, түшен киереп, гадәттәгечә елмаеп, машинасыннан чыгып, боларга таба юнәлә. Әйтерсең эшчеләрнең сөекле атасы!

      Азык кытлыгыннан гарык булган, көч-хәл белән генә көн күрүче эшчеләр кинәт, стихия рәвешле ярсып, күз ачып йомганчы Хрущёвны урап алалар һәм, пинжәгенә ябышып: „Йә, әйт әле, „халык хезмәтчесе“, ничек безне мондый хәлгә төшердең?“ – дип сорыйлар. Агарып, чырае качкан Хрущёвны тән сакчылары, көчкә аерып, машинасына өстерәп кертә, һәм бу кара машиналар шунда ук юк та була!

      Бу вакыйга турында үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишеткәнем бар.

      Мин Ленинградта укыганда да, Хрущёв заводларга килгәли иде. Бер килүендә, расценкалар турында сүз чыккач, эшчеләргә болай дигән: „Беләм мин сезне, эшлисе урында тәмәке тартып, Хрущёв турында мәзәкләр сөйләп утырасыз!“ Дөрес, аның турында мәзәкләр байтак иде шул.

      Ленинградның „Киров“ заводында эшчеләр җыенында мөнәсәбәтләр куерып кыза башлагач, ул мәдәният сараеның арт ишегеннән чыгып тайган.

      Аракыга бәяләр күтәрелгәч, усал ирләр, кибеткә кереп: „Дай Никитку!“ – дип кенә сорыйлар иде. Илдә тормыш хәлләре катлауланганнан-катлаулана барсалар да, үзен бик эшчән рәвештә тотып, җай чыккан саен акыл сата иде ул.

      Әле җитмеш яше тулуы уңаеннан, куштанланып, Л. Брежнев, бөтен политбюро әгъзаларын ияртеп, аны котларга кергәндә, Хрущёв, масаеп: „Җитмеш яшь – сәясәтчеләрнең иң җитлеккән чагы!“ – димәсенме! Шулай, үзенә тиешле бәя бирә алмады ул.

      Шуннан соң озакламый, политбюро әгьзалары карары буенча Хрущёв урыныннан төшерелә. Ул Пицундада ял иткәндә, „соры кардинал“ Суслов һәм икейөзле Брежнев политбюро утырышын билгелиләр һәм Хрущёвны чакыралар. Хрущёв кайта һәм үзенең төшерелүен ишетә. Аның кылганнарын исәпкә алсак, мәтәлеп төшүенең очраклы булмаганы аңлашыла. Ләкин Л. Брежнев та аның урынында әллә ни майтара алмады кебек…

      Ярар, инде үзебезнең хәлләргә күчик.

      Үтә үзенчәлекле ракеталар гаскәрләрендә безгә бүтән төп вазифалардан тыш гаять мөһим бурыч йөкләнгән иде – хәрби серләрне саклау. Безгә дүртенче курста ук махсус бүлек аша „ике нульле“ яшерен эшләргә ЛенВО хокуклар юллаган иде. Миңа да, шул махсус бүлек тикшерүе иләгеннән үткәч, андый хокук кәгазе бирелде һәм ул „Шәхси эшемә“ теркәлде. Аның номерын яттан белергә кирәк иде. Мәскәү штабына яки уку үзәгенә

Скачать книгу