Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 23
Солдатларны трюмнарда урнаштыралар. Аларга палубаларга көндез чыгарга катгый тыела. Солдатлар тын алырга эчке күлмәктән төнлә генә чыгалар, чөнки бирелгән граждан костюмнарын „дембель“ көненә саклыйлар! Җыйнаксыз һәм әдәпсез солдатлар ризык калдыкларын тегендә-монда ярыкларга түгеп-ташлап вә косып, трюмнарны черетеп, тәмам сасытып бетергәннәр. Үзләре дә тончыга язганнар. Атлантик океанда корабларны АКШ хәрби лачыннары каршы ала. Тикшереп һәм куркытып, алар бертуктаусыз үкерә-үкерә, мачталарга тияр-тимәс кенә оча башлыйлар.
Ниһаять, безнекеләр, аякларыннан язып, авыр хәлгә калып, Куба утравына килеп төшәләр. Андый ерак диңгез сәяхәте кемне дә алҗытып бетерә. Ракеталарны билгеләнгән җирләргә җайлап бастыра башлыйлар. Солдатлар, кискен кисәтүләргә карамастан, Кубаның һәрбер тылсымлы тропик куак-агачларына ябырылалар. Моңарчы күрмәгән-белмәгән орлык-җимешләрен тизрәк авызларына озаталар. Нәтиҗәдә дизентерия эпидемиясе башлана. Әй, дуслар, тәртипсез Рәсәй халкын әле дә акылга утырта алмыйлар! Дөнья күрмәгән солдатлар маймыллар рәвешенә бик ансат төшәләр. Бик булдыклы, сабыр һәм эшчән капитан В. Щукин исемле яшь хирург белән Новосибирскиның Пашино бистәсендә бергә хезмәт итәргә туры килгән иде. Ул да Куба галәмәтен татыган. Килеп төшүгә, медицина хезмәткәрләре бушаган өйләрдә, абзарларда һәм чатырларда госпиталь корырга керешкәннәр. Санитар солдатлары белән бергә офицерлар да, бердәм булып, җиһазларны, медукладкаларны ташып-урнаштырып, бөтен кара эшләрне көн-төн ял итми эшлиләр. Кубалылар моны күреп сорыйлар икән: „Кайчан инде офицер табибларыгыз килә?“ – дип. „Менә бит, без күптән килгәнбез!“ – дигәч, „Шыттырмагыз, табиблар һәм офицерлар кара эшне гади кешеләр кебек эшләмәсләр!“ – диләр икән. Кадерсез совет офицерларының борыннары белән җир сөргәннәрен алар, билгеле, белмәгәннәр. Эшләре беткәч, аруланып, ак халатлар кия башлагач кына, гаҗәпләнеп ышанырга мәҗбүр булганнар. Кайберәүләр Куба түтиләреннән йогышлы чирләр эләктерәләр. Ул „бүләкләрне“ илебезгә дә алып кайталар. Ләкин СССР антибиотиклары, каешланып-чыныгып беткән чит ил гонококкларын көчкә зур дозалары белән генә җиңә ала.
Минем белән укып чыккан танышым да җенес „томавын“ эләктереп кайта. Ә соңыннан, аңарга полковник мәртәбәсен бирмәгәннәренә үпкәли башлагач, нәкъ шуны исенә төшерәләр. Совет офицерларына чит ил хатын-кызлары белән алай „аралашырга“ катгый тыелган ич. Курсташыма кагылганда, минемчә, дөрес иткәннәр. Чит илләрдә һәм, гомумән, үзеңне тота белергә кирәк.
Йә, кыйссамны дәвам итим. „Интернационалистларыбыз“ кайтканда, инде кыш була, һава сүрелә. Ничек киләләр – шулай китәләр. Ни майтарып? Халыкның малын һәм акчасын заяга гына сарыф итеп. Илебезгә җитәрәк диңгез дулкыннары өсләрендә суык булып китә, ачы-тозлы җилләр өтеп исәләр.