Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 25

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

аш бүлмәләрендә плитәле мичләр салынган, бәдрәфләре, канализацияләре бар, ләкин ванналар әле куелмаган, һәм җылы кертелмәгән иде. Кательня өлгереп бетмәгән. Әйберләребез өйләдән соң гына килде. Тагы күмәкләшеп ташыдык. Урнаша башладык. Фатирыбыз якты, күркәм. Әле бер дә җылытылмаган салкын бүлмәдә төнне калтыранып көчкә уздырдык. Таң атуга, кар ерып, утын хәстәренә керештек. Мичне ягып җибәргәч һәм аш пешерә башлагач кына, тәннәргә җылы керде. Берничә көннән соң йортларга җылы бирә башладылар, ә язга таба ванналарын да китерделәр. Хатыннар, ирләре кайтканны көтми берләшеп, аларны фатирларына куанышып күтәреп ташый да башладылар. Мин дә күршеләр ярдәме белән берсен керттем. Калын чуен нәмәстәләр бигрәк авыр икән. Шуңа күрә суның җылысын озаграк саклыйлар. Шулай тормыш әкренләп тагы тәртәсенә керде. Кибет монда бер генә. Мәрзия анда сәгатьләр буе чират тора. Әйберне өлешләп кенә саталар. Сатучылары да тәҗрибәсез офицер хатыннары. Көчкә кыймылдыйлар. Ризык талымларга туры килми. Кибеттә ни китерәләр – шуны аласың.

      Беренче якшәмбе көнендә поезд белән Свободный шәһәренең базарына каз түшкәсе йә башка ризык, тозланган кыяр, кәбестә-мазар булмасмы дип бардык. Ләкин базарында себеркеләр, балта саплары кебек нәрсәләрдән гайре бер нәрсә дә юк иде. Кыш биредә үзәккә үтәрлек суык икән. Шулай бермәлне базар уртасында бармакларым каткан күн итекләр эчендә, үкереп еларлык итеп, өшеп сызлый башладылар. Мәрзиянең аякларында яңа кара киез итекләр. Аңарга яхшы. Ә мин тыпырчынып, кая сугылырга белмим. Бәхеткә каршы, шул чакта күзләремә берсенең кулында киелмәгән соры киез итекләр чалынды. Сатулашып та тормый алдым. Һәм шунда ук хром итекләремне салып кидем. Озын кунычлы мул вә йомшак итекләрне киеп алгач, гүя үлем газабыннан котылдым. Шундый рәхәт булып китте. Белеп әйткәннәр, җылы җанны саклый, дип. Әллә инде бу итекләрне миңа Хозыр галәйһиссәлам туры китергән?

      Свободный шәһәрендә әйләнеп карарлык бер генә күркәм бина да вә кызыгы да юк. Ресторанына кереп ашадык. Фәкыйрь генә ашханә шунда. Ашларының кызыктырганы – ап-ак, эшләпә хәтле эре, шыңгырдап торган тәмле тозланган гөреҗдәләр! Алар инде шулхәтле, шөет орлыкларын (туран уты) салып, хасиятләп-килештереп тозланганнар ки, ашаганда телеңне йоттырырлык! Җайлы гына сөйләшеп сорагач, бидоныбызга да тутырып саттылар. Менә бит, Свободныйның берние дә хәтеремдә калмаган, ә бу һаман истә. Тикмәгә генә Суворов: „Солдатның күңеленә юл ашказаны аша ята!“   – димәгәндер. Хәзер Рәсәйнең „Свободный-18, яки 20“ дип аталган космодромнары шул элекке безнең ракета комплекслары инде. Миңа бик таныш җирләр…

      Клуб, ашханә һәм кафе әле төзелеп бетмәгән. Кино карарга мәктәпнең спорт залына йөрибез. Кисловодскида һәм Мәскәүдә булганнарыбыз төшләребездә күргән кебек кенә. Мәскәү һәрчакта Мәскәү инде ул. СССРның Мәккәсе. Ул – теләсә нинди кеше зәвыгына хуш килерлек кала. Күңел ачарлык урыннары да, татлы ризыклары да җитәрлек. Исеме дә аның борынгы төрек сүзеннән – ат тышавын аңлата. Тикмәгә генә регион түрә-генераллары Мәскәүгә

Скачать книгу