Безнең язмыш. Анас Хасан

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 28

Безнең язмыш - Анас Хасан

Скачать книгу

гаҗәпләнеп карыйм һәм яшьлегебезнең булганлыгына ышанып бетмим. Булды микән ул? Әллә төшемдә генә күренде микән? Ничек гомер тиз уза! Башта бетмәс-төкәнмәс кебек иде бит…

      Өйләдән соң шәһәргә, киноларга чыгабыз. Безгә трамвайларда утырып йөрүе дә тансык. Дерибасов урамында сокланып йөрибез. Опера театры данлы бинасы, Дюк Ришелье һәм Пушкин һәйкәлләре, Куприн тасвирлаган „Гамбринус“ шәраб подвалы, Потёмкин баскычы, кәстәнәле француз бульвары, ботаника бакчасы һәм Шевченко исемендәге парк – барысы да безгә кызык. Граф Потоцкий сараенда булдык. Анда – картиналар музее. Сарайның җир асты юлы диңгезгә чыга. Анда шәраб подвалы һәм шәраб фонтаны булган. Шунда кунак паннары күңел ачып, эчеп утырганнар. Кайберләрен үтереп диңгезгә дә агызганнар. Хәзер диңгез юлын тимер рәшәткә белән томалап япканнар.

      Диңгез портында зур-зур теплоходлар: „Моннан да күркәм, тылсымлырак илләр бар!“ – дип искәртәләр. Бәлки, кайчан булса да, безгә дә берсенә утырырга насыйп булыр!.. Диңгез буйлап, пароходлар артыннан бертуктаусыз кычкырышып, акчарлаклар оча. Бөтенләй бүтән дөнья! Без акчарлаклар түгел шул, теләгән җирләргә оча алмыйбыз, канатларыбыз киселгән… Аннары автобус белән экскурсиягә „кояшлы“ Молдавиягә киттек. Молдавиянең элекке мәркәзе Тираспольда мамалыга ашап (кукуруза ярмасы боткасы) тамак ялгап алганнан соң, Кишинёвка юнәлдек. Молдавия башкаласының урамнарын, кибетләрен карап, базарына кереп, үзәк ресторанында ашап, универмагта Мәрзиягә җәйге күлмәк алып, кичке ашка шифаханәгә кайтып киттек. Бик күңелле булды. Юл буе яһүд гид лыгырдап барды. Кишинёв безгә үзенчәлеге, тормыш итү яклары белән бик ошады. Бөтен җирдә бар нәрсә ике телдә язылган. Татарстанга үрнәк! Бу юлы да Кишинёв һәм Одесса универмагында, данлы „Привоз“ ларында кирәкле затлы кием-салымнар алдык, хәтта модага керә башлаган торшерга хәтле бар! Ялыбыз бик файдалы узды һәм күңелебездә тирән тәэсир калдырды. Бирегә тагы да килергә дигән уйны күңелгә салып, үзебезнең оябызга кайттык.

      Шул елда полковник Наугадовны очратып, зуррак урынга күчерүен сорадым. Мондагы хезмәтнең әһәмияте беткән иде инде. Байтак тәҗрибәләр туплагач, олырак эшләр башкарасы килә. Сәләтемне яхшы тоям. Аннары исем-дәрәҗәмне дә үстерәсе бар бит…

      Начальник белән сөйләшкәннән соң: „Хабаровскиның аръягында „51нче километрда“ өлкән табиб урыны бушый. Шунда медицина өлкәсендә тәртипле хезмәт оештыра алсаң, килештек дигән сүз!“ – диде. Менә ул башта ук үземә билгеләнгән урын, насыйп булгач, үземә кире кайта! Наугадов: „Власовны беләсеңме, ул синең курсташың бугай?“ – дип сорады. Белмәскә, ул бермәлне курс партоешмасының сәркатибе дә булып йөргән иде. Яхшы укыды. Тыныч фигыльле, болай булдыклы күк күренә иде. Менә шуның лазаретында ятучы ике солдат төнлә, аптекасын талап, эчеп агуланганнар икән. Тикшерү башлана, тиешле чараларны күрмәгән һәм җавапсызлыгы өчен Министр приказына эләгә һәм эшеннән түбәнрәк төшерелә. „Миндә Америка частеның штаты булса, алай булмас иде!“ – дип

Скачать книгу