Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 31
Полк штабы, складлар, автопарк, полк медпункты, клуб, кунакханә, балалар бакчасы сала башлаганнар. Сигезьеллык мәктәп булачак. Болар барысы да шәһәрчегебез кырыенда. Уңайлы.
Стецюк – академиябезне яңа гына бетергән кеше, ниндидер совпартократлар улы.
Бескоровайный Куйбышев мединститутының хәрби факультетын тәмамлаган. Глятман – Махачкаладан. Хәрби хезмәттә яңа кеше. Бескоровайный моңарчы Сахалин утравында – Корсаковода мотопехотада хезмәт иткән. Яка астына салгалый. „Бездә кызыл балыкны этләр дә ашамыйлар иде!“ – дип сөйләргә ярата. Аны невхлар кышка киптерәләр һәм „юккола“ дип атыйлар икән. Стецюк, аның белән дуслашып, авызына гына карап тора. Горновский белән килеп кергәндә, машина йөртүче солдатларга хәтле мине көтеп утыралар иде инде, һәм барысы да бердәй сынаулы күзләрен миңа текәделәр.
Халык байтак икән. Бескоровайныйның санитар машинасыннан гайре берние юк. Ул да полк медпункты иңендә. РТБ солдатлары дивизияләрдә. Аларны дивизия медпунктлары тәэмин итәләр. Шулай булгач, ул минем карамагыма керә. Ни уйлаганнары турында сизенәм. Кызыксыналар, шикләнәләр. „Ярый, эшебез уртак, бер-беребезне аңлашып, йөкләнгән бурычларыбызны төгәл үтәп, яхшырак хезмәт итәргә тырышыйк!“ – дим. Шулай дими, ни әйтим? Инде болар белән берләшеп, җиңнәрне сызганып җигеләсе генә кала. Хәзер мин алар өчен дә җаваплы кеше.
Танышып, сүзне кыска тотканнан соң, җыенны тараттым. Александров, санитар машинасына утырып, моннан ун чакрым арырак урнашкан дивизиясенә китте. Аннан да арырак округ штабының яшерен запас КПсы гына.
Полкның халәте аңлашыла башлады. Биредә майтарасы эшләр чамасыз күп икән. Казык кагудан башлыйсы дисәң дә ярый. Граждан медикларына караганда, хәрби медикларның беренче планда күпкырлы профилактика мәсьәләсе тора. Шулай булгач, офицерларның һәм солдатларның саулыкларын тикшереп, тиешенчә тазарту чараларын күрәсе, гаилә әгъзаларына да ярдәм итүне үз өстебезгә аласы бар, чөнки гади генә инъекция-процедураларга алтмыш биш чакрымга йөрмәсләр ич! Иң мөһиме – йогышлы чирләр эпидемиясеннән саклану. Кизү торучы частьны