Безнең язмыш. Анас Хасан
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Безнең язмыш - Анас Хасан страница 30
Беренче катта ике бүлмәле фатирдан майор Сёмин топчан менгезде. Анда – гаиләләр өчен медпункт кебек нәрсә, һәм шунда хатыны табибә булып эшли. Алар икесе дә дивизия штатыннан. Дивизия штабыбыз Биробиджанда урнашкан. Ире – монда дивизия ОКС бүлегенең махсус күзәтүчесе, стройбатка тиешле биналар эшләтә. Санинструкторлар урындыклар һәм утын керттеләр. Фатир мичле, ә ванна бүлмәсендә су җылытырга титан куелган. Аны да ягып җылытасы. Мәрзия беренче катта ике бүлмәле фатирда урнашкан кибеткә азык алырга керде. Ә мине Горновский командир һәм табиблар белән танышырга алып китте. Ул Ленинградның Беренче медицина институтының хәрби факультетын тәмамлаган, Тын океан флотында хезмәт иткән. Минем яшьтәге җор белорус. Ике кызы бар. Сугышчан әзерлектә торучы дивизияләребез арырак, урман эчендә – сопкалар арасында. Казармалар, дивизия медпунктлары, ракета ангарлары һәм аларның җибәрү өстәлләре дә шунда. Полк штабы вакытлыча беренче дивизиядә, ә аның КПсы бирерәк. КП ярым җиргә күмелгән бетон бункер булып чыкты. Өстән кәсләр белән капланган. Командир бункерда иде. КШУ бара икән. Кагыйдә буенча, рапорт биреп таныштым.
Командир – подполковник Г. Пупков. Ул да монда яңа кеше. Юаная башлаган тыгыз бәдәнле, сөйләшергә җайлы урыс. Пупков элек мотопехотада комбат булган. Соңыннан, Мәскәүнең Фрунзе исемендәге командирлар академиясен тәмамлаганнан соң, ГДР армиясендә киңәшче вазифасын үтәгән. Бирегә килгәнче, Самборда (Галиция) урта ракеталар полкында командир урынбасары булып та өлгергән. Шактый тәҗрибәле, хезмәтчән кеше. Теге бишенче йортка, подъездның икенче катына урнашканнан соң, гаиләләребез белән дуслашып та киттек. Ике укучы кызлары бар иде. Хатыны украинка. Үзе авыл малае, Вятка ягыннан бугай. Сугышта да бераз катнашкан. Аңардан кайбер кызык мәгълүматлар ишетергә туры килде.
Үзе сөйләгәнчә, Мәскәүдә укыганда, аңарга ЦДСА бинасында маршал Будённый белән бер очрашуда булырга туры килгән. Академия тыңлаучыларын һәм курсантларын ул чакларда мәҗбүри рәвештә „очраштыра“ торган гадәтләр бар иде. Шул очрашуда Будённыйның „Үткән юл“ китабының икенче томы чыгу уңаеннан укучылар белән фикер алышу уздырылган икән. Шунда карт маршал, кызып: „Мин боларны да кылыч белән чабып, тегеләрне дә тураклап тар-мар иттем!“ – дип сөйләгәндә, залдан бер казак сугышчысының тавышы ишетелә: – „Сэмэн, син берүзең генә тураклаганда, без кайда булдык соң?“ – дип. Маршал мин-минлеккә бирелеп арттырып җибәргәнен абайлап тынып кала. Аңарга сораулар бирә башлыйлар. Залда тагы картайган бер отставкадагы өлкән офицер, торып: „Семён Михайлович, әйтегез әле, зинһар, ни өчен сез безне 37 нче елда утырттыгыз?“ –