Карабәк. Каенсар (җыентык). Вахит Имамов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов страница 33

Карабәк. Каенсар (җыентык) - Вахит Имамов

Скачать книгу

әле, тагын юл чыгасы.

      Карабәк Айзирәкнең кулларыннан алды, кыюланып дәште:

      – Син, тагын болынга төшәм, дигән идең. Әйдә, алып төшеп, ул тугайлыкны миңа да күрсәт әле. Мин печән чабып кәҗә маемны чыгарган оста түгел түгелен, шулай да сәнәк тоту, кибән куюларны гына булдыра алырмын сыман.

      – Ай-һай, абый! Кибән түбәсендә печән алып тору өчен минем Саттар абый кебек булу кирәк. Менә ул ичмаса булдыра да инде. Кулларына карап өлгереп тә булмый, бер уч печәнне дә кире төшермичә җыеп бара белә. Үзе тиен кебек боргалана, шунда әле тузан болыты күтәрердәй итеп биергә дә өлгерә.

      – Ярар, укам коелмас, кирәк булса, мине дә мендерерсез. Алай-болай синең арттан яучы җибәрергә кирәк булса, Саттар абыең белән дуслашып кую артык булмас.

      – Әй-лә, абый, тиктомалдан нигә шаяртасың? Синең кебек ай-кояшлар безнең ише хәерче ихатасына нурын ташлый димени инде? – дип, Айзирәк чынлап үпкәләде, ахры, яулыгының бер очын авызына кабып, борылып ук китте.

      – Сылуым, сылуым, – дип, артыннан юыртырга мәҗбүр булды әмир. – Серкәң бөтенләй дә су күтәрми икән, миңа шаяртып сүз кушарга да ярамыймыни соң?

      – Бу өлкәдә түгел, – дигән коры гына җавап ишетелде, әмма, ни хикмәттер, сылу кызыкай адымнарын барыбер сүлпәнәйтте.

      – Мине болынга алып бар дип сорадым лабаса. Әйдә, җыен да чык. Тугайлыкка алып төш инде мине!..

      – Ярар, ярар…

      Бераздан Айзирәк алмаш чаптарга атланып бара башлагач, Карабәк үзен кызны кысып кочаклап алудан көч-хәл белән тыйды. Ут кебек янган кулларын бер-берсенә тидерергә дә шүрләп, юл буенча талгын юырттылар. Биек тау өстеннән ачылган искиткеч манзараны күреп алгач кына Карабәк капылт чаптарының йөгәненнән тартты.

      – Тыр-р-р, малкаем. Тик кенә тор, берүк. Мин мондый матурлыкны кабат кайчан күрәм әле…

      Тау астында, тиңсез дәрья булып, Ак Идел-сылукай талгын гына ага. Карабәкнең чал Иделне, Чулман-Нократларны, Тын елганы, Җаек-Сакмар буйларын, Кондырча, Ык, Сөн, Нокыш суларын, хәтта Җидесу төбәгендәге Ак-су белән Күк-су атлы дәрьяларны да барып күргәне бар. Һәммә елга, һәрбер чишмә, пыскып янган учак шикелле үк, гомер бакый карап туймаслык ул. Ләкин кайсысы гына шуларның Ак Идел атлы сылу елга белән тиңләшә ала икән?

      Әнә тау астында нинди хәтфә болын! Үләннәре талгын искән җилдә, диңгез дулкыннары кебек, берсе артыннан берсе куышып йөгерешә. Бу үлән диңгезенең чиге-чамасы юк, ул яр буйлап офыкларга кадәр сузылып юкка чыга. Тугайлыкта, түмгәк-түмгәк булып, куе әрәмәлек үсеп чыккан. Агачлар арасыннан кәккүк кычкыруы, былбыл белән тургай сайравы ишетелеп тора. Әрәмәлекләр артындагы сай сулыкта аккош, челән, ләкләк, торна аваз сала. Барысы да хыялларда гына күреп, тоеп иләсләнгән җәннәт бакчасын хәтерләтә, кушылып җырлау өчен монда тутый кошлар һәм тавис-ханбикә генә җитми.

      Менә бервакыт Карабәкнең колагына «Ныклап кара, хәтереңә салып куй, синең гыйшкың менә шунда кала» дигән сәер җөмлә-аһәң килеп ишетелде. Үз-үзенә ышанмыйча, әмир янда утырган Айзирәкнең иреннәренә күз ташлады. Юк, ул түгелдер бу тавыш иясе, аның

Скачать книгу