Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 42
– Кызлар кайда да бар ул, – дип исе китмичәрәк кенә сүзне ялгап алып китте Илдус. «Шырпы кабы» дигәнгә бераз күркәсе кабарды бугай аның.– Безнең Түбән Каманы Яшьләр шәһәре дип йөртәләр. Менә безгә килеп карагыз әле! Урамнары болын шикелле – үзе киң, үзе ямь-яшел, кырыенда гына— Кама, Кама буенда исәпсез-сансыз күлләр, нарат урманнары, химкомбинат белән ике арада – оҗмах бакчалары төсле алма бакчалары…
– Һи! Рәхәтләнеп атта чабарлык даласы да булмагач, нинди җир ди ул? – Тансык, атта чапкан сыман итеп, ике кулын җәйде. – Чабасың-чабасың, ә даланың очы да, кырые да күренми. Аннары озын итеп сузып җырлап җибәрәсең. – Ул онытылып җырлый да башлаган иде, ләкин барысының да уңайсызланып, аңа карап торуын күреп, кисәк туктап калды.
– Җыр-ла… җыр-ла… – диде аңа, Рифкать, өзеп-өзеп.
– Юк… гафу итегез, мин… онытылып киткәнмен. Сагындырган… шуңадыр.
– Җырла, Тансык, әкрен генә җырла, беркем дә ишетмәс.
– Ялындырма инде!
Ләкин Тансыкның күңеле утырган иде инде.
– Алайса, әйдә, үзебезнең җырны җырлыйбыз! – дип, Илдус Рифкатьнең баш очына ук килеп басты. Рифкать, «әйдә» дигәнне аңлатып, күз кабакларын селкетте.
Утларга да бер керербез әле,
Без менәрбез әле күкләргә.
Солдат булу безгә кыен түгел,
Риза булса кызлар көтәргә.
Илдус, Рифкатьнең җырга кушылмавын, дөресрәге, кушыла алмавын күреп, ничек башласа, шулай капыл туктады да: «И-и-их!»– дип сузып куйды.
– И-их, кайткач…
Барысы да, әллә инде туган якларына кайткач нәрсә эшлиселәрен уйлап, әллә җыр моңыннан тәэсирләнеп, тын калдылар. Кичке кояш нурлары идән буйлап шуышып килделәр-килделәр дә кыяр-кыймас кына Рифкать янына, караватка үрмәләделәр. Алсу яктылыктан күзләр чагылды, палата сихри төскә керде, егетләрнең йөзенә ут капкандай булды. Алар, күзләренә кояш нуры төшмәсен дип, кулларын каш өстенә кыйгачлап куйдылар. Вакыт үткән саен тынлык көчәя барды, Рифкатьнең якты, ләкин салкын кояш нурларына да исе китмәс булды. Ул егетләрнең болай сүзсез торуына борчыла, моңа үзен гаепле саный, әгәр дә шулай ятмаса, сүзләрнең дә, уен-көлкенең дә башкача буласын, башка төсмер аласын сизенә һәм, иң кыены, алар аннан нәрсәдер яшерә, әнисе үлгән баланы юаткан кебек: «Кунакка гына китте, тиздән кайтыр әниең», – дип юаталар төсле тоела. Бу хис торган саен көчәя барды, ә инде куллары белән кояштан күзләрен каплагач, моның анык шулай икәненә ышанды, әйтерсең алар дөресен әйтмәгәннәренә, алдаганлыкларына оялып, күзләрен яшерәләр иде.
– Минем тәкъдимне оныттыгыз бугай. Кайткач, миңа кунакка киләсез! Чакыру шушы булыр. – Юра сүздән туктады, каш өстендәге кулын төшерде.
– Кайткач, кайткач… – дип кабатлады Вагыйз. – Самолётта очкан саен, тәрәзәгә карыйм,