Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 37

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

белән өртелгән, шартларга җитеп киерелгән гөмбәз аша узып, салкын шәмәхә төскә керде. Күк йөзе тулы шәмәхә гөмбәзләр. Күзне кысыбрак карасаң, ниндидер җан ияләре болыт-мендәрләргә эленеп торган кебек күренә. Рифкатьнең шулчак җырлыйсы килеп китте.

      Фәрештәдәй, күктән төшә дә ул,

      Җен шикелле керә сугышка…

      Бүген аларга, чыннан да, җен кебек чабарга туры киләчәк. Рифкать сул кулы белән автоматын капшады. Җир, тәлинкә формасын югалтып, гадәти җиргә әйләнеп калды. Аста – куе яшел төстәге дала. Анда-санда, төрле зурлыктагы көзге ватыкларына охшап, күлдәвекләр ялтырый. Ике көн тоташ яуган яңгырдан соң җир әле кипшерә дә башламаган. Кояш нурлары, яңа гына йокысыннан торып юынырга җыенган малай кебек, иренеп кенә, теләр-теләмәс кенә күлдәвекләрдә коена. Рифкать башын күтәреп карады: зәңгәр күк йөзен исәпсез-сансыз гөмбәзләр чуарлаган, хәтта кояш та болыт арасыннан башын тыгып караган сыман күренеп-күренеп кенә китә. Бу гөмбәзләр барысы да төшеп җиткәч, җирдә басар урын да калмас шикелле. Көнбатыш яктан салкынча җил исеп куйды. Әйтерсең бу хозурлыктан аерылып җиргә аяк баскач, аларны ни көтәсен искәртә иде ул. Әллә инде өстә генә шулай тын булган, төшкән саен җил көчәйгәннән-көчәя бара, парашют гөмбәзенә кереп сызгыра, аны үзенә ияртеп алып китмәкче була. Төшеп җитәргә берничә йөз метр калгач, ул бөтенләй чыгырдан чыкты, офык читеннән шактый күтәрелеп өлгергән кояш та бу минем эш түгел дигәндәй уңайсызланып кына елмая. Ә җил һаман саен котыра, парашютны йолкып-йолкып ала, өреп сүндерергә теләгәндәй, кояшка ташлана, ә кояш, җил искән саен гаҗәеп зур утлы күмердәй кызара да, яңадан күксел элпә белән капланып, тоныкланып кала. Җир өстенә шомлы караңгылык иңә, колак төбендә улаган җилдән күңелләр чымырдый. Әле генә шундый тыныч, шундый матур дөнья, кемдер авырткан сөяленә баскандай өзгәләнә, ачуын кемнән алырга да белмичә, ачы җиле белән юлында очраган һәр кешенең битенә китереп бәрә, дала буйлап чәчелеп яткан күлдәвек йөзләрен шадралатып уза, үләннәрнең башын җиргә бәрә-бәрә кыйный. Әйтерсең аста, иге-чиге күренмәгән дала эчендә, чыннан да мәхшәр купкан, әйтерсең анда хәрби өйрәнүләр түгел, ә чын сугыш бара. Командир: «Өйрәнүләр сугыш шартларына якын китерелеп үткәреләчәк», – дигән иде. Анысы шулайдыр, ләкин бу давыл да командир приказы белән килмәгәндер бит.

      Менә кояш бөтенләй күздән югалды. Парашют гөмбәзе хәтле генә болыт астыннан кояш озакламый яңадан килеп чыкты, ләкин аны болытның икенчесе – зуррагы каплады. Офык ягыннан, көннең тәмам бозылганлыгына шик калдырмыйча, өем-өем болытлар агыла иде. Бер караганда алар «дошман» десантникларына охшап күренә, әйтерсең уңай вакытны гына көтеп торганнар да менә хәзер хәйлә белән артка төшмәк булалар.

      Рифкать үз уйларыннан үзе көлеп куйды һәм, җиргә якынлашуын күреп, автоматын кулга алды. Та-та-та, та-та-та. Кемдер алданрак өлгерде, күктә бер-бер артлы «ур-ра!» кычкырган авазлар ишетелде. Җирдә атканда алай булмый иде: автомат иңбашына китереп бәргән саен, гәүдә артка таба этәрелеп, шуышып китә. Менә аяклар җиргә тиде, Рифкать, тез

Скачать книгу