Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 36

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

барып җитми җитүен, ни әйтсәң дә, бала-чага түгел бит, солдатлар. Ә шулай да өйрәнүләр вакытында кайчак үзең дә сизмәстән онытылып китәсең, әгәр инде шундый чакта каршыңда чын дошман да торса, үз-үзеңне аямыйча, өстенә ташланасыңа бер шигең дә булмый.

      Наполеон заманыннан калган мылтыкларны караганда да, төрле револьверлар, пистолет-наганнар, автоматлар, туплар, сугыш трофейлары белән танышканда да, Рифкать һаман шул турыда уйлады. Музейдан чыгып казармага кайткач та елмаеп карап торган ике егет сурәте күз алдыннан китмәде. «Димәк, солдат хезмәте – сугыш-сугыш уены гына түгел. Орденны юкка бирмәсләр иде. Сугыш вакытында да теләсә кемгә бирмәгәннәр аны», – диде ул эчтән генә үз-үзенә.

14

      Нәрсәдер шапылдаган тавыш ишетелде. Гөр килеп палатага берничә кеше килеп керде.

      – Шушымыни инде безнең герой? Берәр җире тырналган мәллә? Хәзер без аны… – Түгәрәк йөзле, итләч борынлы, ак башлыклы табиб, Рифкатьнең чынлап ятуына ышанмаган кебек, шаяра-көлә урындыкка килеп утырды. Баш бармаклары белән аскы күз кабакларын тартып карады: бер дә табиб димәссең, нәкъ шәһәр ашханәсендәге пешекче абый инде. – Шактый бәргәнсең икән шул. Сакларга кирәк иде, нәрсәне-нәрсәне, ә башны сакларга кирәк иде.

      – Куркак кеше генә арты белән суга сикерә бит, иптәш доктор, – дип, кыяр-кыймас кына сүз катты шушындый ук ак халат, ак башлык кигән аксыл-сары йөзле егет.

      – Батыр кеше башы белән утка керә дисеңме?

      – Әйе.

      – Анысы дөрес. Егет кеше утка да керсен, суга да төшсен – шуңа күрә «җегет» дип атаганнар аны. Ләкин исән чыксын! – Шулай дип кистереп әйтте дә, тавышын йомшарта төшеп, Рифкатькә эндәште – Ә син борчылма, күпкә түзгәнне, азга гына түзәрсең. Эчеңдәге юк-бар уйларыңны чыгарып ташла. Кара аны, берсен дә калдырасы булма, башыңны ачкач, барыбер күрәм мин аны, миннән яшерә алмассың. Без аны момент ачып, тимер-томырын алабыз да шалт итеп ябып куябыз. Сизми дә калырсың. Ярый, син әзерлән. Без киттек.

      Рифкать идән шыгырдаганны гына ишетте, күзләрен күтәреп карыйсы килмәдеме, әллә хәле киттеме – тавыш-тынсыз, бер хәрәкәтсез ятуында булды.

      «Исән чыксын!» – диде табиб. Әйтүе генә җиңел. Андый чакта ничек чыгасыңны уйлап торып буламыни? «Ачабыз да ябабыз», – ди. Алай җиңел генә булыр микән? Алар шаяргач-көлгәч тә, Рифкать үз хәлен үзе генә белә. Авыртуны басам дип көчәнә торгач, тешләре сызлый башлады инде. Күңел дә болгана. Әллә дару исеннән инде? Тәрәзәләрне ачсалар иде, ичмасам. Табибә апа да чыгып киткән. Ул да арыгандыр инде. Тәүлек буе яныннан китми утыра бит, бичара. Артык сөйләшми дә, борчырмын дип уйлый, ахрысы, моңсу күзләре белән аңа карый да шулай сәгатьләр буе тик утыра. Тәрәзә артында сәрви куаклары арасыннан алсу күк йөзе күренә. Кояш инде йортлар артына кереп югалган. Димәк, монда төгәл бер тәүлек ята. Авыру кешеләргә гомер бик озын тоеладыр ул. Әллә киресенчә микән? Шулайдыр. Аларга әле яши дә башламаган кебектер, бөтен гомерләре – киләчәк матур-матур гомерләре алдадыр, ә монысы яман бер төш, саташу,

Скачать книгу