Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 39

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

анык китереп булмый торган «шартлы дошман» эшедер, ул дошманны җиңүгә җил дә басылыр, яңгыр да туктар һәм, болытларны куа-куа, түгәрәк йөзле, ерык авызлы, көләч кояш килеп чыгар төсле.

      Рифкать граната боҗрасын тартты да, уң кулы белән кизәнеп, артка каерылды. Бөтен көченә киерелүдән мускуллар зыңлагандай булды. Хәзер… хәзер… граната «дошман» өстенә очачак. Ул, аякларын саздан суырып чыгара-чыгара, алга атлады. Каршыда бәләкәй генә таучык калкып чыкты. Хәзер… менә шул калкулыкны гына үтә дә… Кинәт аның сул аягы һавада асылынып калды. Нәрсә булды, әллә башы әйләнәме, әллә аягы оеды да берни сизмиме? Ул, җир катысын тоярга теләгәндәй, гәүдәсенең бар авырлыгын сул аягына күчерде һәм, тигезлек саклый алмыйча, янтаеп китте. «Чокыр! Аяк чокырга туры килгән!» Яшен тизлеге белән ялтырап куйган уйдан баш мие бер мизгелгә яктырып киткәндәй булды, күздән утлы энәләр чыгып очты. Ниһаять, сул аяк җирне эзләп тапты, ләкин тотынып кала алмады, таеп китте, һәм Рифкать таучык итәгенә барып төште. Уң кулының терсәге ирексездән язылып китте… Һәм граната җиргә тәгәрәде. Рифкать, ни булганын үзе дә аңламыйча, граната өстенә ташланды, эләктереп алды да аны учына кысты. Шулчак баш миен өтеп, көйдереп, утлы өермә узды. Ул, сытып юкка чыгарырга теләгәндәй, гранатаны һаман саен ныграк кысты. «Дүрт секунд!..» – дип пышылдады ул. Рифкать граната тотып тезләнгән җиреннән сикереп торды: тәндәге бөтен ару-талулар сыпырып алгандай юкка чыккан иде. «Тизрәк! Тизрәк!» – дип типте йөрәге. «Тизрәк! Тизрәк!» – дип исте җил. «Тизрәк! Тизрәк!»– дип, колагында кайтаваз яңгырады, колагы чыңлады. Кинәт алда, калкулык артында, җир астыннан калкып чыккан кебек, солдатлар пәйда булды. Әле генә мишень белән ике арада буш ялан иде бит… Әллә миңа гына шулай күренәме дип, ул күзләрен бер йомып, бер ачып карады. Әйе, алда, аннан ерак та түгел, солдатлар, десантниклар йөгерә иде. «Туктагыз!» – дип кычкырырга һәм, бар көченә йөгереп барып, гранатаны алар алдына томырыргамы? Юк! Юк! Дөньяларын онытып алга омтылучы десантниклар аның тавышын ишетмәсләр, ишетсәләр дә аңламаслар.

      Дүрт секунд…

      Дүрт секундтан граната шартлаячак! Кая куярга, кая яшерергә, кая томырырга аны? Әгәр тигез, коры җир булса, йөгереп килеп кизәнер иде дә, әллә кая еракка очырыр иде. Юк, йөгереп булмый, йөгерү түгел, батман-батман үзле балчык өстерәгән итекләрне урыныннан кузгатуы да кыен. Нишләргә? Алга ыргытырга ярамый, алда – солдатлар, алда – аның иптәшләре. «И-их, – дип, тешләрен шыгырдатты Рифкать. – И-их!» Граната ыргыту буенча частьта беренче урынны алгач, командир аны бөтен солдатлар каршында мактаган иде. «Миргазизовка гранатомёт та кирәк түгел, ул болай да гранатомёттан ераграк ата», – дип шаярткан иде. Хәзер күрсә…

      Рифкать, граната тоткан кулын баш очына күтәргән килеш, уң якка борылып карады. Анда да, берни булмагандай, «ур-ра!» кычкыра-кычкыра, солдатлар бара. Күз алмалары атылып чыгар дәрәҗәгә җитеп киерелде, йөрәк ярсып-ярсып типте. Нишләргә?

      Дүрт секунд!

      Рифкать аптырау һәм сорау катыш күзләрен сул якка төбәде. Чылбыр булып

Скачать книгу