Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 41

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

көннәрен уйлап ятты бит. Ул да тау төшә микәнни? Юк, ул әле тауга менеп тә җитмәгәндер… Менеп җитә алмыйча егылып төшкәндер. Аның күз алдына аермачык булып тау килеп басты. Менә алар, альпинистлар кебек бер бауга тезелешеп, кыяга үрмәлиләр. Бау очында: Вагыйз, Тансык, Илдус, Володя, Юра, астарак: генерал, полк командиры, өлкән лейтенант, ә уртада – Рифкать. Менә аягы таеп китте дә, ул упкын өстендә асылынып калды, иптәшләре дә, командирлар да, нишләргә белмичә, аптырашып карап тора. Берничә секундтан алар барысы да упкынга очачак. «Юк! – дип кычкыра Рифкать. – Юк!» Һәм кесәсеннән пычак алып үзен бәйләгән бауны кисеп җибәрә, зур бау тартылудан зыңлап куя, һәм Рифкать аска, упкын төбенә оча.

      – Аһ!

      Ул, тотынып калырга теләгәндәй, сул кулын һавада бутады һәм, кулы ниндидер җылы әйбер тапкач, күзләрен ачып җибәрде. Илдус аның өстенә иелгән дә кулын кыскан килеш ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдый иде:

      – Рифкать, тынычлан, Рифкать, без монда.

      Томан эченнән әкрен генә Вагыйз килеп чыкты, аннары Тансык күренде, аннары Юра…

      – Әйе… – диде Рифкать.

      Ул әле яртылаш кына монда, яртылаш әле ул үзенең уйлары дөньясында иде. Шуңа күрә бу «әйе» нең нәрсәгә әйтелгәнен дә аңлап бетермәде: менә килеп тә җиттек, таудан түбән тәгәри башладык, дияргә теләдеме ул, әллә, янында дусларын күреп, әйе, мин сезне күрәм, әйе, мин исән, мин сезнең белән бергә яшәячәкмен әле, дип расларга уйладымы? Аның уйлары хәзер соң чиккә җитеп буталган, әйтерсең баш сөяге эченә умарта күче оялаган иде. Күчнең гөжләве көчәйгәннән-көчәя бара, кортлар, иреккә чыга алмаган ачудан, яндырып-яндырып тешлиләр, чыгарга юл эзлиләр сыман.

      Табибә килеп укол кадагач, умарта күченең гөжләве басыла төште, һәм Рифкать үзе янында кешеләр бар икәнен исенә төшерде.

      – Ә син артык үзгәрмәгәнсең. – Тансык болай да зур авызын җәеп җибәрде, күзләре урынында кара сызык кына калды.

      Рифкатьнең инде иртәдән бирле үз-үзен күрәсе килә иде. Йөзен генә ачык калдырып, башын бәйләгәннәр – анысын сизә, ә менә күзләре, борыннары, кашлары, авызы, бите нинди икән? Берничә тапкыр табибәдән көзге сорарга да җыенды, ләкин никтер җөрьәт итмәде. Менә… хәзер җае чыкты.

      – Көзге… – дип пышылдады ул. – Үземне күрәсем килә.

      Илдус, кабаланып, гимнастёркасының түш кесәсенә тыгылды, тик шулчак, Вагыйзның күз карашын күреп, акрын гына кесәсен яңадан төймәләде, кулын кая куярга белми аптырап торды да береткасын әвәли башлады. Рифкать аның бу хәрәкәтен күрде, һәм, мөлдерәп тулган чиләк өстенә бер тамчы тамганнан соң ташып түгелгән су төсле, күңелендәге ачыну хисе бөтен күзәнәкләренә таралды. Илдус та, Вагыйз да – барысы да ул белмәгән ниндидер яшерен һәм коточкыч бер серне беләләрдер, бары тик аннан гына яшерәләрдер, аңа гына әйтмиләрдер төсле тоелды аңа.

      – Без чиратлап синең янда утырырга теләгән идек. Табибә рөхсәт итми, – диде моңа кадәр бер читтә

Скачать книгу