Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 40

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

«Хәзер! Хәзер!» – дип пышылдады ул. Йөрәге бөтен гәүдәсен селкетеп тибә, бөтен дөньяда шул йөрәк тибешеннән башка бернәрсә дә юктыр кебек. Яңгыр суы бит буйлап ага. Әллә күз яшьләре инде? Юк, ул елый алмый, аның күңеле каткан, бары тик баш миенең бер почмагында гына сөенечкә дә, горурлыкка да охшаш бер юләр уй кисәге генә шарчык төсле тәгәрәп йөри. Ниндидер куркыныч нәрсә буласын сизенгән, шуны туктатып калырга, булдырмаска тырышып та көченнән килмәгәнен аңлаган табигать елый, болытлар елый, өстәгеләр елый.

      Кинәт, караңгы күкне чәрдәкләп, яшен яшьнәгәндәй булды, җир гөрселдәде, аяк астындагы дала бер якка таба шуышып китте дә томан арасына кереп юкка чыкты. Рифкать бермәл, һичнәрсә аңламыйча, һавада асылынып торды, аннары салмак кына каядыр аска, төпсез упкынга төшә башлады. Төшкән саен дөнья караңгылана барды, күз алдында бөтерелеп торган утлы шар сүнде, колаклардагы гөрселдәү шавы тоныкланды…

17

      – Дусларың килгән.

      Рифкать табибәнең упкын төбеннән килгән тавышын ишетә, ләкин җавап бирергә кирәкме-юкмы икәнен аңламый, күзләрен күтәреп карамый, аңа хәзер тирә-юньдәге бар нәрсә буталган, үзенең элекке әһәмиятен, мәгънәсен югалткан кебек тоела, әйтерсең ул моңа кадәр аңына килә алмыйча, үлем исереклеге белән саташып яткан да менә кинәт кенә үзенең ни эшләгәненә, нинди хәлдә калганына төшенгән иде.

      – Дусларың килгән, Рифкать…

      «Ә мин монда әллә ниләр искә төшереп, хыялланып ятам, – дип уйлады Рифкать. – Бөтенесе беткән, бөтенесе артта, граната шартлавы артында калган инде. Хәзер… бары тик саубуллашып кына була… Хыяллар… Кирәк түгел. Дуслар да… саубуллашырга килгәннәрдер. Округ госпиталеннән хирург чакыртмаслар иде. Димәк…»

      Рифкать, һәрнәрсәнең шулай кинәт кенә яңа төсмер алуына гаҗәпләнеп, мыскыллы елмаерга уйлады, ләкин елмаю барып чыкмады, бит мускуллары, иреннәре аны тыңламады.

      Ишек ачылып ябылды. Солдатлар, кемнедер йокыдан уятудан курыккан сыман, аяк очларына гына басып, Рифкать янына якынлашалар. Аларга үч иткәндәй, аяк атлаган саен, тешләрне камаштырып, идән шыгырдый. Менә алар карават янына тезелешеп бастылар да ни әйтергә белми тик торалар. Сүзне, ниһаять, Вагыйз башлады. Ул көчәнүдән кызарынып, бүртенеп чыкты, дугаланып торган кара кашлары уртадан сынды, күзләре кечерәеп, сүрәнләнеп калды.

      – Нихәл, Рифкать!

      Әйтте дә, мәгънәсез сүз ычкындыргандай, бер урында таптанырга тотынды, бармаклары белән гимнастёрка төймәләрен барлап чыкты. Рифкать иреннәрен кыймылдатты, ләкин сүз чыкмады, аннары, минем хәлне үзең дә күреп торасың дигәндәй, моңсу итеп карады да тагын үз эченә бикләнде. Аның хәле юк иде. Вакыт үткән саен, ул мускулларында кайнаган көчнең кими баруын, ком сәгате төсле каядыр агуын сизә. Менә ул агар-агар да берзаманны бөтенләй бетәр, бөтенләй юкка чыгар төсле. Баш миенең бер почмагына кереп оялаган шомлы уй бераз гына онытылып тора да тагын тырмаша башлый, өскә чыга, аннары бөтен күңелне актарып

Скачать книгу