Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 44

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев

Скачать книгу

юк, үлеп йокы килә. Яшел түшәк төсле дала өстенә төшәсе дә изрәп йокыга китәсе килә!

      Ярамый!

      Дүрт секунд!

      Юк, өч, ике секунд кына калгандыр. Аста, тузгытылган кырмыска күчедәй, солдатлар йөгерешә. Әгәр хәзер граната шартласа, алар барысы да һәлак булачак. Рифкать сул кулы белән һаман-һаман ярсып иште. Полигон да күздән югалды. Югары күтәрелгән саен, җир дә шар кыяфәтенә керә барды һәм берзаман бөтенләй олы карбызга охшап калды. Әнә тегендә, аксыл зәңгәр җеп сыман гына булып күренгән елга буенда, аның туган шәһәре Түбән Кама булырга тиеш, ә монысы – Кара диңгез, Саша диңгезе, монысы – төтен бөркеп торганы – Казан, ә теге тракторчы абыйның авыллары бармак башы хәтле генә… Ә… граната?! Граната шартлаячак! Әгәр ул аны кулларыннан ычкындырса, әтисе дә, әнисе дә, Әнфисә белән Азат та, дуслары, бөтен туганнары да шартлаячак, юкка чыгачак. Аста – җирдә чакта – ул әле боларны күреп, аңлап бетермәгән. Аның гранатасы шартласа, бөтен Җир шары челпәрәмә киләчәк бит! Ул күз иярмәс тизлек белән өскә үрелде, менгән саен сулыш алу да җиңеләйде, гәүдәсе дә, башы да сизелмәс булды. Хәзер инде кулны селкетәсе дә юк, ул, граната тоткан уң кулын алга сузган килеш, талпына-талпына күккә оча, җирдән һаман саен ныграк ераклаша бара иде.

20

      – Операция бүлмәсенә кертегез! – дип дәште кемдер.

      Аны ипләп кенә тәгәрмәчле өстәл өстенә салдылар да палатадан алып чыгып киттеләр.

21

      Тау артыннан иң элек кояшның кызыл түбәтәе күренде, аннары ул әкрен генә, сакланып кына күтәрелә башлады. Кояш әле йокысыннан айнып җитмәгән, аның йөзе әле куе кызыл төстә иде.

      Ул, түшәгеннән аерылып китә алмыйча, беркавым әсәренеп карап торды да авырлык белән генә кузгалды, күзләрен ачты һәм, иң беренче эш итеп, үзенең биләмәләрен барларга, бер төн эчендә анда нинди үзгәрешләр булганын тикшерергә тотынды. Кояш нурлары дала кылганнарын сыйпап узды, өй кыеклары буйлап йөгерде, полигон читендә тезелешеп торган самолётларны санап чыкты, казармалар түбәсеннән атлап үтте һәм палата тәрәзәсе төбендә туктап калды. Сәрви куакларының шомлы кыштырдавына бераз колак салып торгач, ул тәрәзәдән эчкә таба үрмәләде, идәнгә шуышып төште, әкрен генә караватка якынлашты. Кояшның йөзе агарганнан-агара бара иде. Менә ул, караватка менәргә куркып, кырыйдагы тумбочка өстенә күтәрелде, кайнарланган нурларын суытырга теләгәндәй, стакан эчендәге суга төште һәм, анда да үзенә урын таба алмыйча, кинәт түшәмгә сикерде дә тавышсыз гына ярсып-ярсып биергә тотынды. Ләкин бу хәл озакка бармады, кояш, аңына килеп, ашыга-ашыга, карават буйлап шуышты, анда Рифкатьне күргәч, бер мизгелгә тынычланды да, тагын сикереп, кулларын сыйпады, ачык яткан йөзен сыйпады, җылытырга теләгәндәй, кабалана-кабалана сыйпады. Ләкин Рифкатьнең күзләре ачылмады, кулларына, йөзенә җылы кунмады.

      Кояш аптыраудан, сәерсенүдән һушсыз калып торды-торды да, үлгән баласын күреп акылдан шашкан ана төсле, шаркылдап көлеп җибәрде. Аның көлү авазы, баш өстендәге тургайлар сайравына әйләнеп, көчәйгәннән-көчәя

Скачать книгу