Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт. Разиль Валеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев страница 35
– И-и, әллә нинди сүзләр белән баш болгатып утырасың инде. Алма агачыннан ерак төшми, охшасаң охшарсың икән…
– Миргазиз картка, – дип йомгаклады әтисе.
Рифкать, уйларыннан арынып, тагын күзләрен ачты. Кич җитә бугай, кояш нурлары сүрәнләнгән, палата да тоныкланып, бәләкәйләнеп калган сыман. Ята торгач, бик кызык уен уйлап тапты бит әле ул: тели икән, күзләрен генә йома да шунда ук әллә кайдагы кешеләр янына барып чыга, алар белән сөйләшә, күңел юата, тели икән, күз кабакларын гына күтәрә дә мең чакрым ераклыктагы палатага кайтып төшә. Тора-бара бу уен белән шундый мавыгып китте ки, ул хәтта янына килгән кешеләр кереп чыгуын да сизмәде, укол кадаганда гына бераз айнып, нәрсәдер тойгандай булды да тизрәк күзләрен йомып, иксез-чиксез әкияткә охшаган татлы уйлар, истәлекләр, хатирәләр дөньясына ашыкты. Ни гаҗәп бу, элек алай булмый иде, ә хәзер күз алдында бар нәрсә шулкадәр ачык, кул сузымы җитәрлек якын булып күренә. Әнә аларның казармасы. Уртада ара калдырып, ике стена буена тип-тигез тезелгән икешәр катлы караватлар. Һәр ике карават арасында – тумбочка. Тумбочка өстендә – китаплар. Әнә иң өстә Рифкатьнең кызыл тышлы блокноты ята. Анда дусларының адреслары, шигырьләр язылган. Йокларга ятар алдыннан көн саен диярлек шуны бер актарып чыга ул. Армиягә килгәч тә, әле «ямь-яшел чакта» ук башлаган иде аны. Беренче битенә яшел кара белән солдатның нинди булырга тиешлеге язылган. Политинформациягә әзерләнгәндә, бер китаптан тапты бу сүзләрне. «Солдат теләсә нинди хәлдә калганда да үз алдына куелган бурычны үтәп чыгарга, моның өчен берни белән дә исәпләшмәскә, кирәк чакта тормышын да куркыныч астына куярга, Ватан намусы өчен, иптәшләре өчен гомерен дә кызганмаска тиеш. Бөек Ватан сугышы елларында мондый канатлы сүз телгә керде: «Үләргә мөмкин, ләкин Ватан приказын үтәмәү мөмкин түгел. Совет солдаты шундый булырга тиеш». Блокнот битенең астына ул десантниклар эмблемасы ясап куйган иде.
Казарма тып-тын. Ишек төбендәге дневальныйның гына вакыт-вакыт таптанып куйганы ишетелә. Казарма түрендә, агачны көйдереп бизәлгән стена буенда, телевизор, күзе ачык килеш аягүрә йокыга киткән солдат төсле, тын гына басып тора.
«Илдус килгәч әйтергә кирәк, кызыл тышлы блокнотны алып килсен иде». – Анда ниләр язылганын сүзгә-сүз хәтерләсә дә, никтер блокнотын актарып карыйсы килде аның. «Мин – Советлар Союзы гражданины Миргазизов Рифкать…» Ант бирергә әзерләнгән чакта шул сүзләрне язгач, озак уйланып утырган иде ул. Бигрәк тантаналы яңгырый: «Советлар Союзы гражданины». Мәктәптә аны «тугызынчы сыйныф укучысы», «унынчы сыйныф укучысы» дип йөрттеләр, ярыш вакытында «спортсмен» дип әйткәлиләр иде, ә авылда Миңниса малае, Шәфкать малае булды. Ә хәзер – Советлар Союзы гражданины. Ничектер күңелгә сыйдырып, мәгънәсен аңлап бетереп булмый бу олы сүзнең.
Ватан