Скачать книгу
карасаң, бигрәк гади дә инде бу дөнья. Кеше туа, үсә, тегеләй итәм, болай итәм дип хыяллана, дуслар таба, әллә кемнәр белән бозылышып бетә, тагын татулаша. Шулай шау-гөр килеп яшәгәндә, кинәт кенә үлә дә китә. Нигә мәңгелек түгел икән соң бу адәм баласы? Карга булып, бернинди максаты, олы хыяллары булмаган гап-гади карга да йөз ел яши, диләр. Анысы, үлем бөтенләй булмаса, яшәүнең дә кызыгы бетәр иде. Кеше нәрсәдән булса да куркырга тиеш. Кайчан да булса үләсен, мәңге яшәмәсен белгәнгә күрә дә эшләнәсе эшләрен тизрәк эшләп, хыялланасы хыялларны хыялланып бетерергә ашыга ул. Ә мәңгелек булса, түшәмгә төкереп тик ятар иде. Ялкау кеше үлемгә ышанмыйдыр ул. Ләкин үлем мәрхәмәтсез… Ул, урам хулиганнары шикелле, һич көтмәгән җирдә сагалап тора да якаңа килеп ябыша. Бу дарулар белән генә кешене терелтеп булса… Медицина хәзер теләсә нәрсә эшли ала, диләр. Йөрәкне дә күчереп утырталар. Минем… баш бит. Башны күчереп утыртып булмый… Юк, юк, үлсәм, башта ук үлгән булыр идем инде. Кан да бирделәр. Миңа үләргә ярамый. Мин бит авылга кайтырга вәгъдә иттем, әткәйгә дә, дусларга да, кайтам, дидем. Кайтмасам, алдакчы булам. Әнә, Сашаның умыртка сөяге сынган иде, терелгән бит. Яз көне авариягә очраган солдатка кан биргәннәр иде. Ул да кеше булды. Азат абыйсы биш катлы йорт түбәсеннән егылып та исән калды. Ә ни өчен Рифкать кенә терелмәскә тиеш? Әле ул бернәрсә эшләргә дә өлгермәде бит. Кайткач, аны слесарь итеп алмаслар инде, кулы юк. Әлфия белән ничек исәнләшер икән?! Исәнләшеп тормас, кочаклар да алыр. Тәлгатькә, техникумга керермен, дип язган иде, ярар, анысы качмас, көтеп торыр әле. Тотар да авылга китәр. Авыл халкының кул юкка гына исе китми аның. Әнә, бабасын инвалидка санаган кеше дә юк. Бүтәннәр белән бер рәттә йөри, җир җимертеп эшли. Аһ, ул тегеләй, аһ, ул болай дип араламыйлар. Аннары, бераз түл җыйгач, күз күрер әле. Читтән торып укырга да була. Ныгытып тотынса, кешедән ким укымас. Өйдә, кич җиттеме, гел шул уку турында була иде сүз. Әнисе көндәлеген карый да көрсенә, карый да көрсенә. Ә ул юләр кеше шикелле елмая гына. Аңа бу уку мәңге бетмәс, бүген укымаса, иртәгә укыр кебек тоела. Чирек азагы җитәрәк эшнең мөшкеллеген сизенә башлый да көне-төне китап белән утыра. Гел шулай. Спорт буенча мәктәптә аңа тиңнәр юк, дуслары да күп – барысы да әйбәт, тик менә көннекен-көнгә укып, дәресләрен карап бара алмый. Унынчыны бетергәндә дә ике-өч ай кала гына ныклап әзерләнә башлады. «Булмый инде синнән, шул гитара, магнитофон белән җенләнеп, чабыш аты шикелле, басу буйлап йөгерүдән ары китә алмассың», – дип, әнисе көн дә колакка тукый башлагач, моңа да барып җитте бугай, кинәт кенә басынкыланып калды, өстәл читенә китапларын өеп куйды.
– Зимнийны штурм белән алырга булдыңмыни? – дип көлде аннан Әнфисә.
– Нигә, без кемнән ким?
– Әйдә, әйдә, маташып кара.
Рифкать дәреслекләренә аның саен үҗәтләнебрәк тотынды, төн йокылары качты, урамга да чыкмады, ябыгып, суырылып калды.
Имтихан тапшырган көнне ул өйгә атылып кайтып керде. Керә-керешкә: «Әнфисә кайда?» – дип сорады һәм, аны күрүгә: «Зимнийны алдык!» – дип кычкырды. – «Ничәле, «өчле» ме?» – «Зимнийны алдык» дим бит. Котла, «дүртле»!
Ә имтиханнарны биреп
Скачать книгу