Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви. Роберт Миннуллин

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин страница 20

Мәхәббәтле көзләрем / Осень, полная любви - Роберт Миннуллин

Скачать книгу

гүзәл төн буласы!..

      Юк янымда ярым гына.

      Юк, мин генә түгел икән…

      Ай да бүген ярым гына.

19.01.2018

      Бу гүзәллек – кичәге…

      Акрын гына кояш байый,

      Кызарып та алланып…

      Күз дә алмый торам, шушы

      Гүзәллеккә алданып.

      Бу гүзәллек – күзләремдә,

      Бу гүзәллек – йөземдә…

      Бу гүзәллектән аз гына

      Матураям үзем дә.

      Бу гүзәллек – бу хәятнең

      Искитмәле мизгеле!

      Бу мизгелне сизә фәкать

      Күңелләрнең сизгере…

      Тик юк инде бу гүзәллек,

      Бу гүзәллек – кичәге…

      Фотода – шул гүзәллекнең

      Кечкенә бер кисәге.

      Тиз дә уза гүзәл мизгел,

      Кабатланмый да бүтән…

      Ә мин һаман, и хыялый,

      Кабатланыр дип көтәм…

20.01.2018

      «Язларымнан, җәйләремнән…»

      Язларымнан, җәйләремнән,

      Әйе, ераклашам…

      Акрын гына көзләремә,

      Әйе, яраклашам…

      Якыная бара көзгә

      Рухым, җаным, тәнем…

      Хәзер инде ныграк тоям

      Көзнең гамен, тәмен…

      Көзләр ныграк чагылдыра

      Күңел халәтемне…

      Тагын хисләргә бирелдем, –

      Ну шул гадәтемне…

13.10.2013–21.01.2018

      Син көт инде…

      Юлларыма карлар ява,

      Туктамый бер минут та…

      Яннарыңа бара алмыйм:

      Мин бер суда, бер утта.

      Яшьлектә дә юлларымда

      Йә яңгыр, йә кар иде.

      Яннарыңа карлар ерып

      Барган чаклар бар иде…

      Карамас идем карына…

      Ах, яшь чакларым булса!

      Очар идем яннарыңа,

      Ах, яшь чаптарым булса!

      Бара алмыйм яннарыңа…

      Бер туңам да бер янам!

      Син көт инде… Кар-бураннар

      Туктар әле берзаман…

25.01.2018

      Мин – каеннар җырчысы…

      Каеннарга кыш килешә,

      Каеннар матур кышын.

      Каеннарым нурга күмә

      Күңелнең эчен, тышын…

      Каеннар – кышкы агачлар,

      Каеннар – кар төсендә.

      Ак карлар да ак каеннар

      Кышның бөтен төшендә…

      Безнең якта таңнарны да

      Ак каеннар аттыра,

      Ак каеннар яктысыннан

      Көннәр тизрәк яктыра…

      Ә шулай да каеннар да

      Көтәләрдер язларны…

      Алар әле белми минем

      Нинди шигырь язганны.

      Әгәр белсәләр, яныма

      Килерләр иде очып,

      Алырлар иде уратып,

      Йөртерләр иде кочып…

      Күңелдә – каен аклыгы,

      Җанда – каен җылысы…

      Мин бит аларның шагыйре,

      Мин – аларның җырчысы.

27.01.2018

      Ялгыш төймә

      Төнгә кадәр утырганмын

      Мин компьютер алдында…

      Артык озак утырылган:

      Туйдым да мин, ардым да!

      Туйсам да мин, арысам да,

      Эшләрем

Скачать книгу