Идегәй. Татар халык дастаны. Эпосы, легенды и сказания
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Идегәй. Татар халык дастаны - Эпосы, легенды и сказания страница 7
Азамат ир Туктамыш
Килә җитеп килгәндә,
Ул туксан бер тик торды,
Торып бер баш имәде,
Иңкәеп сәлам бирмәде.
Туктамыштай олы хан
Анда торып моны әйтте:
– Туксан бала – айдала,
Туксан булып, бүз бала[63],
Бүз балалык итә белмәдең —
Башлап сәлам бирмәдең.
Ханыгыз булган минме өлкән,
Әллә юкса сезме өлкән?!
Анда әйтте Идегәй:
– Башта булсаң син өлкән,
Аякта[64] чыгар без өлкән.
Әйтеп бирсәм ник өлкән —
Туксан башлы Урданың
Янымда туксан баласы,
Шушы туксан баланың
Яшен санап салсам мин,
Анда чыгар без өлкән.
Өлкәнне өлкән белмәгән,
Башлап сәлам бирмәгән
Ул да булса, ханиям,
Син икән, ай син икән!
Азамат ир Туктамыш
Анда уңга әйләнде,
Анда сулга әйләнде,
Әйләнеп җавап тапмады.
Хансарайга кайтып килгәндә,
Башыннан уе китмәде,
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч төн йокы татмады.
Кыр башында айдала —
Айдалада утырып,
Туксан бала эчендә
Идегәй булды бер бала.
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды;
Ятимнәргә яр булды,
Аты юкка ат булды,
Адашканга юл булды,
Карны ачканга тамак ул булды.
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән улы Урман би —
Туксан бала эчендә
Каракчылык кылган би:
Балалар менгән таяк ат —
Аны урлап тотылды…
Өч урлады – котылды,
Дүртенчедә тотылды.
«Түрәсен моның бир», – диеп,
Айдаланың туксан бала
Кулын килеп кушырды.
Урман бинең кашына
Тора килеп Идегәй,
Кулдан кылын тоттырды,
Кылдан кыл җеп тактырды,
Салкын ташка тарттырды,
Туксанның берен җәллад итеп,
Анда башын чаптырды.
Хәбәр илгә фаш булды.
Җәллад булган ул баланы
Айбалталы Дөрмән би
Кулын кулдан каерып,
Туктамыш ханга баш орды:
– Үзем булсам Дөрмән би,
Улым булып Урман би,
Урманымның башын чапкан
Шул баланың канын кайтием[65],
Әй ханиям, түрәм би?!
Җәллад
63
Бүз бала – биредә «асыл бала» мәгънәсендә.
64
Аякта – азакта, соңында.
65
Кайтием? – Кайсылай итәем, нишләтим?