Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) - Марсель Галиев страница 22

Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) - Марсель Галиев

Скачать книгу

Ата-бабалары Мадагаскарда калган ташбакасы уянып килгән дә таш сырты белән аягына сыенган икән. Димәк, иртәнге сәгать дүрт. Камил Кәримов ташбаканың таш сыртын сыйпап куйды:

      – И-и җанашым, тагын өч йөз ел яшәп, Шәлия дигән илне дә күрәчәксең бит әле син!

      Кәгазь «йончыту»

      Шагыйрь Мөдәррис Әгъләм чип-чиста, керсез-эчкерсез ап-ак кәгазь битләрен башта нык эшкәртә, бөек фикерләрен кабул итәрлек хәлгә китерерлек итеп әзерли. Иң башта кәгазь битләрен яңгыр астында тотып җебетә, аннары кояшка куеп киптерә, утыз градуслы салкында туңдырганнан соң, кызган таба астына куеп чыныктыра, әнә шулай уттан алып, суга салып талкый торгач, бичара кәгазь битләре саргаеп, чит-читләре тычкан яратып кимергән сыман тетелеп, тәмам җыерчыкланып, картаеп бетә.

      Ниһаять, «олы хәсрәт кичереп йончыган» кәгазь битләренә берәм-берәм шигырь юллары тезелә башлый. Юк, язып мәшәкатьләнми Әгъләми, башкалар кебек язып интекми! Аның шигырьләре Күк катларыннан үзеннән-үзе савылып кына тора:

      Ачыгыз тәрәзәгезне,

      Тәрәзәгез булса?!

      Менә шулай

      Үз гомерендә унике язу машинкасы туздырган Аяз Гыйләҗев, яңа әсәргә тотыныр алдыннан, аш-суны гаҗәп әзерли торган хатыны Нәкыя ханымнан ике йөз илле пилмән пешертә, Зәй, Ык, Мишә болыннарында үскән өч төрле казны духовкада кыздырта. Аннары Шәриф Хөсәеновка шалтыратып ала:

      – Слушай, парин, утыз җиденче пьесаны башлыйм, карагыз аны!

      – Болай да өч Шекспир, алты Чехов кадәр яздың бит инде, әзрәк ял итмисеңме?.. – ди аңа Шәриф Хөсәенов.

      Бәкәлле һәйкәл

      Тәлгат Нәҗмиев, ишәккә атланып, фотога төшәргә ярата. «Саба мәзәкләре» нә җим бетсә, күрше районнар уҗымына да кереп чыккалый ул. Чираттагы мәзәген язып куйгач, идәндә ауный-тәгәри, күзеннән яшь савылып чыкканчы, рәхәтләнеп көлә. Шулай итеп, өчьюллык мәзәктән өч йөз грамм авырлыгын җуеп, тәненә шифа ала.

      Тәлгат Нәҗмиев – ирекле көлү тарафдары. Мәзәгенең кайсы урынында көләргә икәне укучының үз ихтыярында.

      Тиздән ул татарның иң зур әдибе саналачак. «Тәлгат Нәҗмиев чорында ниндидер Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Батулла кебек роман языштыргалаштыргалап йөргән әдипләр булган икән» дип сөйләячәкләр.

      Теле саегып, аң-зиһене төчкерек мәзәкләр укырлык кына диапазонда калган татарлар Тәлгат Нәҗмиевкә һәйкәл бастырып куячак. (Нинди материалдан булыр – сөян агачыннанмы, керамзиттанмы – бусы сабалылар прерогативасында.)

      Тагын хикәя…

      Ләбиб Лерон башта, ак кәгазьне дошман күреп, ничек язмаска икән дип, сәбәп табып йөри. Хатыны янына кухняга чыгып, бәрәңге әрчергә тотына, савыт-саба юа башлый.

      Хатыны Фирдания:

      – Бар, язуыңны бел! – дип куып чыгаргач та, һаман әле кирәкмәгән эш эшләп йөри.

      Аптырагач, ни язарга икәнен белмәгән-уйламаган килеш язарга утыра. Геройларына исем кушып, типкәләп, урамга чыгарып җибәрә дә үзе шуларга ияреп, күзәтеп бара. И

Скачать книгу