.

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу - страница 18

Автор:
Жанр:
Серия:
Издательство:
 -

Скачать книгу

эшли, үз акчасына үз һәйкәлен ясатып. Киләчәккә ышаныч юк хәзер. Шәйхи Маннур да әнә, исән чакта, үзенә ике һәйкәл ясаткан иде. Берсен, Ленин һәйкәлен этебрәк, шуның урынына Мамадышның үзәгенә куйдылар. Икенчесе – туган авылы Тулбайда. Фәйзуллин берне – берәгәйлене ясата. Имән Кискә авылы читендәге курган өстенә, чөй кагып, урын да әзерләгән, ди. Их, Әмәт тавы шәп иде аңа. Анда шактый өйләрне күчерәсе бар шул…

      – Мөдәррис әфәнде…

      – Әйе, әйе, аңлашыла соравың… Зөлфәтне сакларга кирәк, туган. Әгәр аны, төрмәгә утыртып, өч ай одиночный камерада тотсаң, өчтомлык шигырьләр язып өлгертә, билләһи! Әлбәттә, шартлар тудырып… Шәп ашау-эчү, атнага бер хатын-кыз. Чибәрлеге мөһим түгел. Чит күзләр кызыгырдайларны Зөлфәт өнәми. Юк, мин гомуми халык төрмәсе хакында әйтмим. Казан тирәли «Поле чудес» кырында төзелә бит әле икешәр-өчәр катлы, тәрәзәләре рәшәткәле…

      – Коттеджларны әйтәсеңме?

      – Коттеджмы, каттизме – анысын белмим… Шәһәр читендә унбиш сутый җире булган, ишек-тәрәзәләре рәшәткәле, ике-өч катлы суверен төрмә кирәк иде инде Зөлфәткә дә…

      – Минем сорау…

      – Батулланы әйтәсеңме?! Әй изделәр дә бит Батулланы Брежнев чорында, әй сыттылар… Унсигез ел буена талкыдылар. Хәтерлисездер: шул дәвер эчендә Батулла унике китап бастырып чыгарды, СССРның төрле театрларында җиде пьеса куйдырды. Өч театрда бер-бер артлы баш режиссёр булып эшләде. Партийный булмаган килеш, юри, сынар өчен куйдылар Батулланы. Шул чорда ул тагын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булып алды. Ике грамота, «Авыл хезмәтчәннәренә актив хезмәт күрсәткән өчен» значогын эләктерде. Православие динендәге хатынын аерып, егерме җиде яшьлек чибәр кызны: «Миңа өйлән инде, Батулла абый…» – дип, артыннан ялындырттырып йөрттерде. Казанның епискобы күршесендәге йортын сүткәч, ике җирдән фатир алды. Беренче машинасы бәрелеп хыянәт иткәч, анысын үз хакына җибәреп, яңаны юнәтте. Шушы кадәр эшкә ничек чыдамак кирәк! Болай ук бәхетле изелгән бүтән берәр язучы булды микән ул елларда! Дөрес, хикәяләрен бастырмадылар. Черек күлгә чакырып: «Язма хикәя, язма хикәя!» – дип, өстәл сугып, Төркиягә чыгарып ташлау белән куркытып, көнаралаш сүгәләр иде үзен. Шул еллардагы тыелган хикәяләрен Батулла күптән түгел редакциягә китергән иде… Берсен дә басарлык түгел. КГБда да җүләр малайлар утырмый, теге елларда ук сизгән булганнар ни язып йөргәнен. Батулла КГБга мәңге рәхмәтле хәзер. Йөрер иде әле һаман, шырдый-бырдый хикәяләр язган булып. Әнә күр, бүген нинди романнарга тотынды.

      – Сез президент булырга телисезме дип сорау бир-рр…

      – Аңлыйм Бәйрәмованың хәлен, аңлыйм. Театр училищесын бетергән бит ул да, әйеме?! Мәйдан политиклары нишләптер күбрәк артистлардан оеша. Алкышларга коенып яшәргә күнеккәч, болай тыныч яшәү кыендыр Фәүзиягә. Академтеатр нинди бөек артистны югалтты, вакытында күреп ала белмәделәр…

      Президент кәнәфиен дәгъвалаучы Әмир Мәхмүдов та тынды. Семейный журнал да чыгарып алды, үз ши- гырьләрен дыңгычлап. Коттедж төзергә суверен җир дә алгандыр әле… Көрәшчеләр

Скачать книгу