Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке). Марсель Галиев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) - Марсель Галиев страница 20

Кәефеңә көя төшермә / Не порть себе настроение (на татарском языке) - Марсель Галиев

Скачать книгу

бинасыннан тәмам иләсләнеп, башы әйләнеп чыккан Ркаил Зәйдулла бераз киткәч туктап кала… Нәрсә булды соң әле бу? Мактады-мактады да баш режиссёр, чөйде-чөйде дә…

      – Әй шәп тә язгансың, бөек әсәр! Тик кызганыч, моны безнең артистлар уйный алмаячак шул, их, көче җитмәячәк безнең театрның! – дип, режиссёр, күкрәген төя-төя, нәүмиз күз яшьләрен сөртеп алды да, култыклап, Ркаил Зәйдулланы ишеккә кадәр китереп, аркасыннан яратып сөя-сөя озатып калды.

      «Пьесаңны куймыйбыз» дигән сүз булып чыкты түгелме соң бу?! Ркаил Зәйдулла, сөзеп аударырга җыенган мәрмәр маңгайлы үгез кебек, театр бинасына таба борылды.

      Биек баскычта торган баш режиссёр аңа, елмаеп, кул болгады:

      – Бөек талант син, Ркаил!

      Аның бу сүзләре Ркаил Зәйдуллага «Бүтәннәр шикелле, слабыйрак язарга кирәк, туган!» булып ишетелде.

      Ике бөек шагыйрь

      Мәскәү, СССР язучыларының соңгы корылтае. Гариф Ахунов холлда Рәсүл Гамзатовны бер төркем татар язучылары белән таныштырып чыга.

      – Менә иң көчле шагыйребез Равил Фәйзуллин!

      Тау-кыялар акылы җыйган Рәсүл Гамзатов – сүзенә хикмәт сала белгән олпат әдип:

      – Сездә ике бөек шагыйрь бар, – дип башлый ул сүзен. – Аның берсе – бөек Тукай. Икенчесе…

      Шул мәлдә Равил Фәйзуллин, галстугын төзәтеп, зур шәхесләр өчен генә запаста саклаган кыска вакытлы елмаюын йөзенә җәеп, бармакларын эчкә караткан кулларын по швам куеп, иңен шакмаклатып, Рәсүл Гамзатов авызыннан тәгәрәп төшәсе үз исемен кабул итәргә әзерләнеп, сулышсыз кала, ишетеп калыгыз дигән кисәтүле күз карашы янәшәдәгеләрне яңаклап уза.

      – Берсе… бөек Тукай, икенчесе… бөек татар халкы! – ди Рәсүл Гамзатов.

      Равил Фәйзуллинның рәхәт тир шытып чыгасы маңгае салкынаеп кала.

      Балык башы

      Язучылар Кама Тамагында, Туфан Миңнуллинның туган көнен билгеләп, банкетта утыра икән. Өстәлдә балык ризыгы мулдан, хәтта кыздырылган чөгә, табан башлары да өем-өем тора.

      Марсель Гали, бер балык башын кызыгып алып, чәнечке белән чемченә-чемченә ашарга азаплана торгач, янәшәсендә йотлыгып карап куйган Равил Фәйзуллинга:

      – «Балык башыннан да тәмле нәрсә юк дөньяда» дип, авыз суларын китерә идең, бик җайсыз нәрсә икән, – ди.

      – Костюмнан, галстук буып, кем инде балык башына тотына, – ди Равил Фәйзуллин. – Аны бит болай ашамыйлар. Аны бит!.. Ялгызың гына калып… Ишекне эчтән ике йозакка бикләп… Билдән чишенеп ташлап… Муенга сөлге салып… Терсәктән мае акканчы, ике куллап ботарлый-ботарлый… Җиде тавышка сызгыртып, җелеген суыра-суыра… Ара-тирә рәхәт кычкыргалап… Башны артка ташлап, мәмрәп торган итен тел өстенә сала-сала… Мыраулый-мыраулый ашарга кирәк!..

      Хикмәти сан

      Атаклы сүз остасы Фәйзи Йосыповка шундый сорау бирәләр:

      – Сез чибәр кеше, Фәйзи ага. Яшьтән үк бик популяр булгансыз. Шактый кызларның башын әйләндергәнсездер, ә?!

      Фәйзи

Скачать книгу