Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 10
1915 елгы беренче вариантында Ф. Сәйфинең бу хикәясе шулай драматик рәвештә тәмамлана. Ләкин 1934 елда язучы моңа кабат кайта һәм конфликтны башкача чишә. Бөек тәнкыйтьче Белинский: «Халык үзенең табигате буенча бик көчле атеист», – дип язган иде. Хикәянең икенче вариантында, конфликтны чишкәндә, Ф. Сәйфи кешеләрнең менә нәкъ шул сыйфатын калку итеп күрсәтә алган. Ломовой Сөнгать белән Нәфисәне бәйли торган җеп – мәхәббәт бар. Алар капитал дөньясының төбендә, хәерчелектә көн итәләр. Бары тик тормыш авырлыгы, фәкыйрьлек кенә аларның ярату хисләрен каплаган, ул хисләр шатлыксыз тормыш мәшәкате белән пәрдәләнгәннәр, күмелгәннәр. Аларның йорты да, җире дә, акчасы да, милке дә юк. Ләкин аларның шул хәерче тормышны таратмыйча тотып асрый торган бер-берен ярату хисләре бар. Һәм шәригатьнең рәхимсез кануны аларны бәйләп тора торган шушы бердәнбер җепне өзгәләп ташларга торганда, Сөнгатьтә кешелек хисе уяна.
«– Елама, Нәфисә, әйдә килешик, – дип, Сөнгать Нәфисәнең җилкәсенә кулын салды. «Талагы да, мулласы да чәнчелсен», – дип уйлады ул».
«Талак» – Ф. Сәйфинең иң уңышлы хикәяләреннән берсе.
Күренекле язучы-журналист, педагог, тарихчы һәм тәнкыйтьче Фатих Сәйфи-Казанлының тууына быел 75 ел тулды. Фатих Сәйфинең әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге беренче рус революциясе елларында ук башланып китә. Азатлыкка, яктылыкка омтылган яшь укытучының ялкынлы мәкаләләре бер-бер артлы татар матбугатында күренә башлыйлар. 1907 елда аның «Мөкатдәс хезмәт» дигән беренче әдәби әсәре басылып чыга. 1909 елдан башлап Фатих Сәйфи инде драматург. Беренче драма әсәрләреннән үк («Җәмәгать хадиме») Ф. Сәйфи үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да теге яки бу күләмдә хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Әйтергә кирәк, аның әсәрләрендә хатын-кыз образлары шактый тирән, тере итеп, психологик планда бирелгәннәр.
Фатих Сәйфинең революциягә кадәрге чордагы драматургиясендә Г. Камал, Ф. Әмирхан күтәргән татарлар арасындагы аталар һәм балалар проблемасы аеруча күзгә ташлана. Бу яктан аның 1911–1914 елларда язылган «Ямьсез тормыш» исемле өч пәрдәлек пьесасы характерлы. Кечкенә генә күләмдә булган бу әсәрдә дин сөреме белән зәһәрләнеп каткан Гаҗби карчык, кадимче каенанасыннан да, «җәдитче» иреннән дә каһәрләнүче Әминә һәм яңа, ирекле тормышка омтылучы, ләкин тормыш тарафыннан канатлары киселгән Һаҗәр типлары авторның тормышны тирәнтен аңлаучы икәнен күрсәтеп торалар. Дөрес, Ф. Сәйфинең бу пьесасында, искелекне җимереп, яңа, якты тормыш төзү, шул исәптән хатын-кызларны да азат итү өчен дөрес юллар тапкан геройны без күрә алмыйбыз әле. Ләкин шунысы ачык: демократик рухта булган мөгаллим Мөхәммәт үзенең бурычын, түбәннән торып, халык арасында эшләүдә, халыкка хезмәт итүдә күрә. Шуның өстенә Ф. Сәйфи әсәрдә бик уңышлы гына символик бер деталь бирә. Искелекне яклап киресенә каткан Гаҗби карчыклар заманы инде узып