Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 9

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

кайткач, Казанда иң беренче очраткан танышым шул булды. Болак буеннан барам. Өстә шинель, аякта чабата. Кабанга җитәрәк күрәм: авызына папирос капкан Кари берәү белән сөйләшеп тора. Башында эшләпә, сары ботинкалар, муенында күбәләк сыман лента. Шома, чибәр. Узып киттем. Танымады бу. Туктап тордым. Теге иптәшеннән аерылып, Болак буйлап китеп барды. Каршына чыктым, түзмәдем, алдына басып, кулымны суздым:

      – Гафу итегез, иптәш, танымыйм бит, – ди. Безнең крәстиән халкына нәрсә – мин кыза төштем.

      – Әһә, мин әйтәм, хәзер тамак тук, аякта ялтыр ботинка, авызда фифируз, теге Уральск тегүчесе кирәк түгелмени хәзер? – дип дулый ук башладым.

      Габдулла тиз генә папиросын ташлады, кызарды:

      – Гафу ит, иптәш, зинһар, гафу ит, үзгәргәнсең бит, – ди.

      Мин әйтәм:

      – Теге Мортаза бай малаеның даны өчен көн буе ташлы балчык казып ятканны оныттыңмы? – дим тегеңә.

      Соңыннан мин аның белән Нижнийда булдым. Алар театр белән килгәннәр иде. Бик күбесенә киемнәрне мин тектем. Минем тору Мәскәү Исмәгыйлендә булды (Иске Масра авылы бае). Габдулла Вятское Подворьеда торды. Уеннарын карарга чакырды. Байда эш бетмәде, мин бушый алмадым. Нижнийда бергә булганнан соң, бүтәнчә очраша алмадык. Революциядән соң Казанда Камил Мотыйгый белән күрешеп, һәр икесен искә алып серләштек. Мотыйгый да – күңелле кеше, үзе дә, хатыны да бик матур җырлыйлар иде. Тукай Габдулласы белән Уральскида нәрсәдәндер аралары бозылган иде, ләкин, очрашып сөйләшкәндә, бик якын итеп искә алды. Яшь вакыттагы танышларымны менә шулай тагын берәр мәртәбә очратырга туры килде.

      Гатиятулла Шәрәфиев,

      Арча районы, Куйбышев исемендәге колхоз члены, пенсионер.

      Язып алынды: 29 гыйнвар, 1961 ел.

      Язып алучы: Мөхәммәт Мәһдиев.

Идел. – 2009. – № 10)

      Галимҗан Ибраһимов Арча районында

      1933 елның сентябрь ахырларында Казанда Татарстан колхозчы ударникларының съезды була. Татарстан совет язучылары союзы оештыру комитеты һәм съездны чакыру комиссиясе ударниклар съездына кунак итеп Кырымда дәваланып ятучы Галимҗан Ибраһимовны чакыралар. Съезддан соң язучы, Татарстанның күп кенә завод-фабрикаларында, колхозларында булып, хуҗалык һәм культура төзелеше белән таныша. Сәяхәттә аның белән шагыйрь Нур Баян да йөри. Маршрут буенча чиратта Арча районы да була. «Форд» машинасына утырып, Галимҗан Ибраһимов Арчага килә. Арча үзе бу вакытта инде шактый гына матур шәһәрчеккә әйләнгән булса да, урам юллары бик сикәлтәле була. ВКП(б)ның район комитетына барып керү белән, Галимҗан аганың райком секретаре белән сөйләшкән иң беренче темасы әнә шул Арча урамнарын рәткә салу турында бара. Соңыннан Галимҗан Ибраһимов нинди дә булса бер колхозга барып кайту турында теләк белдерә. Җыелышып, Кәче авылына китәләр. Биредә Галимҗан ага колхоз членнары: ударник Басыйров Галиәхмәт абзый, колхозның тимерчесе ударник Закиров Касыйм белән сөйләшә, аларның күпме хезмәт көне эшләүләре, күпме уңыш

Скачать книгу