Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 12

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

күңел бирергә тиешләр… Сүзгә әһәмият бирергә кирәк, чөнки урынлы кулланылган сүз ул – мәгънә дә, ул – идеология дә, ул – матурлык та» (Авыл яшьләре. – 1929. – № 5). Г. Кутуй үзе рус әдәбиятын, рус телен яхшы белә иде. Ләкин татар әдәбиятында рус сүзләрен теләсә ничек куллануны ул бервакытта да якламады.

      Ул еш кына «Табигать балалары», «Казакъ кызы» кебек әсәрләргә сокланып караганлыгын белдереп торды. Г. Ибраһимов әсәрләренең зур идея-эстетик кыйммәтен тануы белән бергә, ул аның иҗатын төрле формалистлар һөҗүменнән дә саклады. Г. Ибраһимов иҗаты турында матбугатта шактый буталчык фикерләр белән чыккан X. Вәлигә мөрәҗәгать итеп, Кутуй болай диде: «Кайсы фикерең синең дөрес, социолог-эстетик тәнкыйтьче? Кил, зинһар, ташла! Укучыларның, әдәбиятка сусаган массаның бөек әдипне белергә, аның турында дөрес бер фикерне ишетергә теләгән миләргә чуалчык кертмә. Бигрәк тә шундый зур юбилей алдында!» (Кызыл Татарстан. – 1928. – 22 январь саны.)

      Кутуй шулай ук В. Маяковскийның иҗатын пропагандалаучы, аның ялкынлы революцион поэзиясен популярлаштыручы буларак та танылды. Язучы үз иҗатына карата булган тәнкыйтькә дә һәрвакыт колак салды. Татар совет әдәби тәнкыйте аның футуризм белән мавыгуына бик нык каршы чыккач, ул утызынчы елларга таба социалистик реализмга борылыш ясады. Соңгы дәвер иҗатында инде без аның футуризм белән тәмам арасын өзгәнлеген күрәбез. Кутуйның әдәбият мәйданында тоткан урынын аның 30–40 нчы еллардагы иҗаты билгели дә.

      «Тапшырылмаган хатлар» повесте белән Кутуй татар совет әдәбияты түрендә иң мактаулы урынны алды. Галиядә булган сафлык, тормышка, хезмәткә мәхәббәт, әхлак пакьлеге меңнәрчә совет укучыларын коммунистик рухта тәрбияләүдә әле дә зур роль уйный.

      Әйтергә кирәк, утызынчы еллардагы катлаулы шартларда тәнкыйть өлкәсендә Кутуй кайбер ялгыш адымнар да ясады. Мондый ялгышлыклар бигрәк тә аның Ф. Бурнаш иҗатына үтә каршы торуында чагылды. Ләкин нәкъ шул ук вакытта Кутуй үзе дә уйдырма «Җидегәнчелек» тә гаепләнде. Бу ялган оешманың «ачылуы» тәнкыйть дөньясын шактый бутады. Моннан соң инде Кутуйга матбугат битләренә чыгу бик нык кыенлашты. Әмма әдәбият мәйданында бер төркем хәсрәт-тәнкыйтьчеләр үзенә төрлечә һөҗүм иткәндә дә Кутуй әдәбияттан бер генә көнгә дә читләшмәде, яңа әсәрләр өстендә эшләвен дәвам итте.

      Рус һәм бөтендөнья әдәбиятын яхшы белгән, киң эрудицияле Гадел Кутуй үзенең 20–30 нчы еллардагы тәнкыйть мәкаләләре белән татар совет әдәбиятының үсүенә үзеннән лаеклы өлеш кертте.

(Совет әдәбияты. – 1963. – № 11)

      Габдрахман Сәгъди

      Бу исем татар халкына гына түгел, бәлки башка төрки халыкларга да яхшы таныш. Тугандаш халыклар әдәбиятына һәм сәнгатенә үзеннән шактый өлеш керткән, тарих, педагогика һәм методика өлкәсендә эшләгән бу киң колачлы зур галимнең тормыш юлы бик бай һәм ул фәнгә армый-талмый хезмәт итүнең үрнәге булып тора.

      Әдәбият

Скачать книгу