Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 15
Гомеренең соңгы өлешен профессор Сәгъди үзбәк әдәбиятын өйрәнүгә багышлады. Озак еллар буена ул «Югары этап буларак үзбәк классик әдәбияты үсешендә Нәвои иҗаты» дигән темага докторлык диссертациясе яза һәм 1949 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә ала. Совет хөкүмәте профессор Габдрахман Сәгъдинең әдәбият, тел, тарих өлкәсендәге эшчәнлегенә югары бәя бирде. 1946 елның 16 гыйнварында ул СССР Верховный Советы президиумы указы белән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм берничә мәртәбә Үзбәкстан ССР Верховный Советы президиумының мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Сәгъдинең 350 табак күләмдәге ифрат зур басма хезмәтләре, шул исәптән 150 исемдәге китабы бар. Бу үзе генә дә инде галимнең мирасы хәзерге заман белгечләре тарафыннан өйрәнелергә тиешлеген күрсәтеп торучы бер факт.
Сәгъдинең әдәбият мәйданында тоткан урыны, кызганычка каршы, әле тикшерелмәгән, үзенә тиешле бәя алмаган. Әйткәнебезчә, Габдрахман Сәгъдинең әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге татар әдәбияты белән генә чикләнми. Ул бервакытта да татар әдәбиятчысы гына булмады. Үзбәк, казах, төрекмән әдәбиятларының үсешендә дә галимнең роле, һичшиксез, зур иде. Шуңа күрә аның хезмәтләрен җыйнап бастырып чыгару үзбәк, казах әдәбиятчылары өчен дә әһәмиятле вакыйга булыр иде.
Габдрахман Сәгъди 1956 елның 6 ноябрендә Сәмәрканд шәһәрендә үлде…Әдәбиятыбызның тирән белемле бу зур галиме калдырган бай мирасны киң җәмәгатьчелек хәзинәсе итү – безнең алда торган бурычларның берсе. Бу мактаулы эш, һичшиксез, башкарылырга тиеш.
Журналист, библиограф
Журналист, язучы һәм әдәбият тарихчысы Исмәгыйль Рәмиевкә 70 яшь тулды. Аның биографиясе шактый кызыклы. Бабалары берничә йөз еллар буена нәсел тарихын язып килгәннәр. Бу язу безне XIII гасыр урталарына – татар-монголлар тарафыннан Болгар дәүләте җимерелгән чорга ук алып керә. Соңрак бу нәселдән Тимри бине Рәми дигән укымышлы кеше Мәскәү дәүләтендә Иван III хөкүмәте янында тәрҗемәче булып эшләгән. Тарихта бу кеше Митрий Рамиев дип билгеле. Рәмиевләр нәселе әнә шулай башланып киткән. Бу нәселдән XX йөз башында татарның күренекле шагыйрьләре Закир (Дәрдемәнд) һәм Сәгыйть Рәмиевләр чыккан.
Исмәгыйль ага үзе 1895 елның гыйнварында Эстәрлетамакта туган. Ул, анда өч класслы рус-татар мәктәбен бетергәч, Учительская школага керү нияте белән Казанга килә. Ләкин бу чорда Учительская школага жандармерия тарафыннан әле генә тар-мар китерелгән «Буби» мәдрәсәсе шәкертләре килеп тулган һәм урын бик чикле була. Исмәгыйль Рәмиев яңа гына ачылган «Амур» гостиницасына конторщик булып урнаша. Бу гостиницага үз редакциясе белән Ф. Әмирхан күчеп килә, Г. Тукай да шундагы бүлмәләрнең берсендә тора. Монда эшләү чорында И. Рәмиев Г. Тукай, Ф. Әмирхан кебек күренекле әдипләр белән якыннан таныша. Бераздан ул, конторщиклык эшен