Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 19
«Галия» дә сыйныфташлар».
Октябрь революциясен Нигъмәти һичбер икеләнүсез кабул итә һәм революциянең беренче елларыннан ук җиң сызганып яңа тормыш төзү эшенә катнаша. Башта берникадәр вакыт Г. Нигъмәти Көнчыгыш фронтта 5 нче армия каршында чыга торган «Кызыл яу» газетасында эшли. «Кызыл яу» 5 нче армиядә татар телендә чыга торган бердәнбер газета була. Газетаның 1919 ел, 3 март санында шундый бер хәбәр басылган: «Кызыл яу» идарәсеннән безнең шушы хатыбызга урын бирүен үтенәбез, – диләр аны язучылар. – Революциянең барышында һәм, гомумән, тарихи үзгәрешләрдә, бигрәк тә хәзер – Җир йөзендәге көнкүреш бөтенләй икенче бер юлга салынып, яңа дөнья төзелеп яткан бер дәвердә – бер партиянең дөньяга чыгуы, икенче бер партиянең бетүе яисә ике партиянең берләшүе тарихи вакыйгаларның теләве белән килеп чыккан эшләрдер.
…Иҗтимагый революция юлында сәяси пакьлек белән эшләү намына без, түбәндә кул куючылар, сул эсерлар партиясенең татар-башкортлар оешмасыннан чыгып, коммунистлар (большевиклар) партиясенә керергә карар бирдек».
Хатка кул куючылар арасында Г. Нигъмәтинең дә имзасы бар.
«Кызыл яу» газетасында эшләгәндә, Нигъмәти, политбүлек кушуы буенча, Колчак гаскәрләренә ташлау өчен листовкалар да язып бастыра. Соңыннан аларны аэропланнардан дошман тылына ташлыйлар. Аларны әлегә таба алмадык. Бер Г. Нигъмәтинең эшчәнлеген бәяләү өчен генә түгел, шул еллардагы революцион көрәшне өйрәнү өчен дә алар чиксез кыйммәтле документлар була алырлар иде. Бер дә юкка гына ПУР (Политическое управление Революционного военного совета Республики. – Г. Х.) Көнчыгыш фронтның политбүлегенә «Дошман тылына аэроплан белән сезнең частьлар тарафыннан никадәр әдәбият ташланганын һәм бу эшнең даими яки очраклы рәвештәме икәнлеген ашыгыч хәбәр итегез»[5] дип, телеграммалар җибәрмәгәндер?!
Бу листовкаларның Колчак армиясен таркатуда нинди зур роль уйнаганлыгын тагын бер документ раслый. Көнчыгыш фронтның политбүлек начальнигы Үзәк Комитетка җибәргән хатында: «Дошман ягыннан качып чыккан солдатлар аэроплан белән таратылган «Коралларыгызны ташлагыз, бирелегез!» дигән листовкаларның бик кирәк икәнен раслыйлар»[6], – дип яза. «5 нче армия татар-башкорт кызыл яулары арасындагы эшләребез»[7] дигән мәкаләсендә Х. Гайсин шул ук фикерне куәтли: «Болардан башка, тагын Колчак тарафыннан көчләп мобилизовать ителгән татар, башкорт егетләрен безнең якка чыгарга өндәп, шуралар хакимиятенең нинди хакимият икәнлеген аңлатып, аны аклар тарафыннан ыргытылган пычраклардан уеп, эшче вә крестьяннарның гына файдасын күзәтә торган бер хакимият икәнлеген төшендерергә
5
Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивы (ЦГАСА), 106 фонд, 2 тасв., 330 эш, 188 док.
6
Совет Армиясенең Үзәк дәүләт архивы (ЦГАСА), 14 эш, 201 док.
7
Кызыл Армия. – 1919. – № 116.