Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 21

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

оештыруда зур роль уйный.

      «Мондый нәтиҗә, – дип яза командование газетаның соңгы номерында, – редакция һәм типографиядәге личный составның, газетаның һәр номерын чыгару өчен армый-талмый, зур энергия күрсәтеп эшләве аркасында мөмкин булды. Дивизиянең командованиесе, зур энергия белән бик яхшы эш күрсәткәне өчен, газета редакторы иптәш Нигъмәтуллинга… рәхмәт белдерә»[15].

      1928 елларда Г. Нигъмәти «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы да булып эшли. Газетаның бу чорда әдәбият һәм сәнгать эше белән бәйләнеше шактый ныгыды. Нигъмәти озак еллар буенча Татар дәүләт академия театрының художество советы белән җитәкчелек итте. Театрның репертуарын яхшырту, татар сәхнәсендә яңа спектакльләр тудыру буенча аның хезмәтләре аз булмады.

      Шулай итеп, Г. Нигъмәти, зур тормыш һәм көрәш мәктәбен узып, әдәбиятка килде, марксизм-ленинизм мәктәбе, дөньяга материалистик карашны пропагандалау аша әдәби тәнкыйть өлкәсенә килде. Шуңа күрә дә бик тиз бер ара эчендә үзен төпле, эзлекле марксист тәнкыйтьче итеп танытты. Әдәби тәнкыйтьнең шактый каршылыклы һәм буталчык елларында иҗат итүенә карамастан, безгә фәнни һәм практик әһәмиятләрен хәзергә кадәр югалтмаган күп санлы мәкаләләр, монографияләр калдырды.

      Иҗатының чәчәк атып килгән чорында, 1937 елның 16 сентябрендә, бер дә гаепсезгә Нигъмәти кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Үзенең бөтен гомерен социалистик җәмгыять төзүгә багышлаган Нигъмәти төрмәдә дә әдәбияттан аерылмаска тырыша. Семьясына язган хатларына караганда, ул татар совет әдәбиятының барышы, яңалыклары белән даими рәвештә кызыксынып торган, язылып бетмәгән хезмәтләре өчен борчылган. «Минем гомер буе эшләгән хезмәтем калды, – ди ул тормыш иптәше Җиһан Нигъмәтуллинага язган хатларының берсендә, – син аны саклый күр» (сүз Нигъмәтинең архивында бүгенге көндә дә сакланган, ләкин ни өчендер әле дә дөнья күрмәгән Тукай турындагы монографик хезмәте хакында бара). Лагерь тормышының кырыс шартларында да ул әдәбиятның уңышларына куанып яши.

      Безнең алдыбызда юка, саргылт кәгазьгә карандаш белән тыгызлап язылган хат кисәге. Бернинди сыкранусыз, ыңгырашусыз. Анда Нигъмәти болай яза: «Шәриф Камал турында укып барам. Карт язучыны котларга катнаша алмадым шул хәзергә. Җамал[16], Хәмитләрнең[17] аның турында мәкаләләре әйбәт кенә. Яратып укыдым.

      Милли кадрлар үстергәнсең дип гаепләргә тырышсалар да, миннән укыганнар чын совет кадрлары булып эшлиләр. Бу хәл миңа һәм миндә укучыларга яла ягарга теләүчеләрнең үз пычраклыкларын ача торган факт түгелме? Мөмкин булса, миңа бераз кәгазь һәм каләм җибәрерсез әле, ягъни лагерьга… 1940 ел, 20 февраль».

      1958 елда чыккан «Сайланма әсәрләр» дә Г. Нигъмәти 1941 елда үлгән, диелә. Ләкин соңгы мәгълүматларга караганда бу дата дөрес түгел. Нигъмәтинең соңгы еллардагы тормышын өйрәнеп, без шуларны ачыклый алдык: Сталинград янында каты сугышлар барган вакытта, 1942 елның көзендә, 2326 номерлы хәрби госпитальгә

Скачать книгу


<p>15</p>

Красноармеец на боевой учёбе. – 1929. – № 4 (Нигъмәтинең шәхси архивыннан).

<p>16</p>

Җамал Вәзиева – Казан дәүләт педагогия институтының доценты.

<p>17</p>

Хәмит Ярми – СССР Фәннәр академиясенең Казан Тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми хезмәткәре.