Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 24

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

самодержавиенең күзе һәм колагы булган цензурага ошамый. Тарих фәннәре докторы Р. Нәфыйгов, С. Рахманколый монда рус монархына ишарә ясый, дип билгели[33].

      С. Рахманколыйның революцион һәм реакция елларындагы политик карашларына йомгак ясап, шуны әйтергә мөмкин: матбугатта ачыктан-ачык революцион таләпләр күтәреп чыкмаса да, яшь журналист үзенең рухы белән азатлык хәрәкәтенең ялкынлы тарафдары булды. Ул системалы рәвештә патша самодержавиесенең бюрократик өскормасын, гаделсез законнарын тәнкыйть итте, революция, социализм кебек яңалыкларга ихтирам белән карады. Бишенче ел революциясенең тарихи әһәмиятен аңлауда С. Рахманколый үз замандашлары арасында аек кешеләрдән берсе иде.

II

      «Йолдыз» газетасының 1907 елгы бер санында «Яңа әсәрләр» дигән баш астында түбәндәге хәбәр басыла: «Ошбу көннәрдә рус әдипләреннән А. Пушкинның «Дубровский» нам романы Солтан әфәнде Рахманколый тарафыннан тәрҗемә ителеп… Кәримовлар матбагасында басылып чыкты». Бишенче ел революциясе белән уянган Тукайлар, Гафуриларның шигырьләре аркылы матур әдәбиятка тартылган татар яшьләре «Дубровский» әсәрен китап базарыннан йотып алалар.

      Солтанның русчадан әзерлеге әйбәт була. Казан реаль училищесының программасында, шактый киң күләмдә төгәл фәннәр укытылудан тыш, француз, немец, инглиз телләре, антик әдәбият, рус әдәбияты укытыла, сочинениеләр яздырыла. Әтисе кулында ук рус әдәбиятына мәхәббәт рухында тәрбияләнгән Солтанга Ф. Әмирхан, С. Н. Гассар һ. б. белән аралашу да алдынгы әдәбиятка таба зур этәреш биргән. Шуңа күрә аның тәрҗемәсе заманы өчен шактый югары дәрәҗәдә булган. «Солтан әфәнде, – дип яза бер рецензент, – бәгъзе җирләрдә хосусан гореф вә гадәтләремезгә ятарлык күренәчәк урыннарда үз телемездә истигъмал ителә торган мәкаләләр илә тәрҗемә кыйлып өслүб ифадәсени назикләшдермешдер»[34].

      Матбугатта «Дубровский» ның җылы каршы алынуы Солтанны дәртләндереп җибәрә. Матур әдәбияттан тыш, ул фәнни-популяр әдәбият тәрҗемә итә башлый.

      Реакция елларындагы татар әдәбияты үзенең бөтен тамырлары белән бөек рус әдәбиятының демократик рухтагы әсәрләренә тоташа. Тәрҗемә эше, ияреп язу көчәя, гомумән, рус әдәбиятының критик реализм юлыннан үсеп килүче татар әдәбиятына тәэсире арта. Татар вакытлы матбугатында Белинский, Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Тургенев турында мәкаләләр күренә. С. Рахманколый әнә шул процесста үзәк урыннарның берсен алып тора. «Әлислах» ның 1908 ел 43 нче санында С. Рахманколыйның «Иван Сергеевич Тургенев» дигән мәкаләсе чыга. Тәрҗемәче татар укучыларына Тургенев әсәрләрен белү кирәклеген әйтә. Тургеневны ни өчен белергә кирәк соң? Менә нәрсә өчен: «Иван Сергеевич бичара крестьяннарның хәлләре вакыйгъда болай булырга тиеш түгел идекене вә анларның нәҗатенә ярдәм итү инсаниять наменә һәркемнең бурычы идекене сизә иде». Бу инде Рахманколыйның әдәбиятны социаль күзлектән чыгып бәяләргә омтылуын күрсәтә иде. «Тургенев әсәрләре, – ди ул, – хәзергә кадәр дә үзләренең

Скачать книгу


<p>33</p>

Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 57. Истигъмал – кулланыш.

<p>34</p>

Йолдыз. – 1907. – № 205.

Нам – исемле.

Өслүб – стиль.

Ифадә – аңлатып бирү.

Вакыйгъда – чынлыкта.