Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 26

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

алды С. Рахманколый үзенең Тукайга багышланган мәкаләсендә, – шагыйрьнең бу шигырьләрен җырлап, хәтта бәгъзе вакыт елаштыргалый да торган булып калдым»[42]. Әйтергә кирәк, Солтанның җырчы буларак татар яшьләре арасында шөһрәте бишенче еллардан ук килә. Революция көннәрендәге тар күләмле мәҗлесләрдә, мәсәлән, үзенең якын дусты Аитовлар квартирасында, Әмирханнар, Гассарлар белән яшерен җыелышларга Солтанның гармун белән йөргәнлеге билгеле[43].

С. Рахманколыйның концерт эшчәнлеге үз вакытында матбугатта югары бәя ала. «Солтан әфәнде Рахманколый илә Фәүзи әфәнденең «Зиләйлүк», «Ашказар», «Җәмиләбикә» һәм «Гөлчәчәк» көйләрен тәганни итүләре, – дип яза «Йолдыз» газетасы, – тыңлаучыларның һушларына китте вә шул сәбәптән анларны тәкрар чакырып чыгардылар. Хакыйкатьтә Солтан әфәнденең хили гүзәл тавышка малик икәнлеге мәгълүм булды. Тырышып тавышын ислях кыйлган тәкъдирдә аның яхшы ук базында булуы өмид ителә»[44]. Соңрак төрле шәһәрләрдә чыккан татар газеталарында Солтанның музыка һәм җыр остасы булуы турында күп фикер әйтелде. «Вакыт» газетасында К. Бәкер аны «оста музыкант»[45] дип бәяләде. «Кармак» журналы да аны «иң оста музыкант, тәгъриф итеп булмаслык дәрәҗәдә яхшы бер җырчы»[46] дип атады. Шундый бер хәл була: яшьләр кичәсендә программа буенча Солтан җырларга тиеш икән. Конферансье, тамашачылар алдына чыгып, Солтан әфәнденең авырып китүен әйтә һәм залдан гафу үтенә. Ләкин кая ул! Халык: «Чыксын, Солтан әфәнде чыксын!» – дип шау куба, конферансьега алдагы номерны әйтергә мөмкинлек бирми. Кул чабулар, тавыш бөтен залны дерелдәтә. Зал шактый вакыт шулай тавышлангач, сәхнә уртасына аксыл йөзле, хәлсез Солтан чыгып баса. Конферансье аңа урындык китереп бирә. Солтан, халыкка карап, хәлсез генә елмая, урындыкка тотына… һәм үзенең йомшак бәрхет тавышы белән залга моң сибә:

Җәйли лә генә печән чапмадым,

Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,

Бөрлегәннәр өзеп капмадым.

Бик күп йөрдем, җаным, күпне күрдем,

Мәдинәкәй, гөлкәй, бөдрә чәч,

Синнән матурны мин тапмадым.

Зал тын алмый тыңлый… Җыр тәмамлана. Солтан, урындык терәгенә таянып, башын ия, йөрәген тота, һаман да хәлсез елмая. Зал тагын ду килә. «Афәрин! Браво, Солтан әфәнде! Рәхмәт!» дигән сүзләр яңгырый.

Андый кичәләргә Солтан үзе белән бергә кечкенә сеңлесе Мәрьямне дә алып баргалый. Кичәләрнең берсендә: «10 яшьлек бер бала (Мәрьям Рахманкулова) үзенең гүзәл нәгъмәләре илә мәҗлескә хазир булган кешеләрне хәйранга калдырды, бөтен зал аны алкышладылар, тәбрик иттеләр һәм клуб идарәсенең үзе тарафыннан бирелгән һәдия илә бәрабәр мәҗлескә хазир булган бәгъзе бер кешеләр тарафыннан да мәзкүр балага һәдияләр бирелде»[47], – дип яза газета. РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулованың иҗат уңышлары әнә каян башланган!

1913 ел. Мәзлум мужикларның кайнар йөрәкле җырчысы Тукай үлә. Солтан Рахманколый рухи юлбашчысыз

Скачать книгу

42

Шунда ук.

43

Ибраһим Аитов. Ә хәтердә әле һаман менә бүгенге кебек // Совет әдәбияты. – 1961. – № 1.

44

Йолдыз. – 1911. – № 645.

45

Вакыт. – 1917. – № 2153.

46

Кармак. – 1916. – № 8–9.

Тәганни итү – көйләү.

Хили – байтак.

Малик – ия.

Тәгъриф – аңлату.

47

Йолдыз. – 1912. – № 795.

Нәгъмә – көй, моң, җыр.

Хазир булган – шунда булган.

Мәзкүр – югарыда әйтелгән.

Һәдия – бүләк.

Мөрәттип – төзүче.