Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 30

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

итеп, ул инде җитәрлек педагогик тәҗрибә туплаган, татар мәктәпләренең барлык кыенлыкларын күргән, үз башыннан кичергән була. Казанга килеп, «Борадәран Кәримовлар» нәшриятына эшкә керү белән, ул татар мәктәпләре өчен уку китаплары әзерләү эшенә керешә. 1898 елда яңа ысул белән укыту өчен төзелгән «Тәнбиһе сыйбъян» («балаларны искәртү, уяту» мәгънәсендә), «Мөгаллим» исемле дәреслекләре чыга.

      Габделмәннан Рахманколыйның педагогик эшчәнлегенә бөек рус педагоглары К. Д. Ушинский һәм Л. Н. Толстойның йогынтысы зур була. Бу бигрәк тә аның 1906 елда басылып чыккан «Ачкыч» исемле уку китабында сизелә. Дәреслектә дидактик мәкаләләр, табигать күренешләре, крестьян хезмәтен тасвирлаган кызыклы гына материаллар урнаштырылган. Татар педагогикасы тарихында беренче мәртәбә бу китапка А. С. Пушкин әсәрләренең тәрҗемәләре кертелә (1901 елда ук Г. Рахманколый тәрҗемәсендә «Балыкчы һәм балык турында әкият» аерым китап булып басылып чыга). Ул «Ачкыч» ка А. Пушкинның «Кышкы юл», «Кышкы кич» әсәрләрен һәм «Евгений Онегин» нан бер өзекне тәрҗемә итеп урнаштыра. Болардан тыш, уку китабында аның үз шигырьләре дә бар. Шигырьләрендә демократик рухтагы педагогның тагын бер сыйфаты ачыла: ул капитализм шартларында ярлылыкка дучар ителгән татар крестьянының ачы язмышына сыкрана, сызлана. «Авылда фәкыйрь тормышы» исемендәге шигырь әнә шундыйлардан. Тормыш төбендә фәкыйрьлектән җәфа чиккән ана, баласын тирбәткәндә, болай ди:

      Бәгъремә кан сабыша,

      Бар да юклык җәфасы…

      Бөтен күңеле, рухы белән ярлы халык массалары ягында торган Рахманколыйның әсәрләре шул заман өчен хас булган мәгърифәтчелек карашлары белән сугарылган. Мәгърифәтче Рахманколыйча, «бәхет кәсепкә бәйләнмеш».

      Безнең өчен Габделмәннан Рахманколыйның ХХ йөз башында бөек рус әдәбиятына мөрәҗәгать итүе – А. Пушкин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә башлавы бик мөһим. Дәреслекләрендә авыл фәкыйрьләренең тормышын беренче планга куеп, алар язмышы өчен ачынып язуы да аның демократик позициядә торганын күрсәтә. Татар мәгърифәтчеләренең бу сыйфаты 1905 ел революциясе вакытындагы татар революцион иҗтимагый фикеренең формалашуы өчен нигез чыганаклардан берсе булды. Габделмәннан Рахманколыйның педагогик карашлары шул заманның мәктәп-мәдрәсәләр системасына тамырдан үзгәреш кертүне таләп итүгә нигезләнә иде. Схоластик мәдрәсәләрдәге башбаштаклыкка бик нык каршы чыгып, ул татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку срогы даими булуны, класста бертөрле яшьтәге балалар гына укуны, мәктәптә берничә сыйныф булып, имтихан тапшырган балаларның гына бер сыйныфтан икенчесенә күчә баруны яклады. Иң мөһиме: мөгаллим үзе укыту-тәрбия эшен яхшы белергә тиеш дип күрсәтте ул. Татар халкының иске мәдрәсәләре һәм мәктәпләре өчен бу карашлар ул заманда зур яңалык иде. Г. Рахманколый, методист буларак, язу дәресләре өчен дә берничә кулланма эшләп чыгарды. «Хөсне хат мөгаллиме» исемендәге бу кулланмалар үзләренең нигез принциплары белән бүгенге көн педагогикасының таләпләренә дә җавап бирерлек. Г. Рахманколый гарәп хәрефләрен гадиләштерү

Скачать книгу