Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 31
Бәхетсезлекнең сәбәбе нәрсәдә? Мәгърифәтче Солтан Рахманколый моны шәхси фаҗигадән яки иң күбе һөнәрсезлектән, гариплектән күрә. Шуннан эчкәре керергә аңа мәгърифәтчеләргә хас булган карашлар мөмкинлек бирми. Ләкин аның дәреслекләрендә инде схоластика заманындагы «сагыз чәйнәү» юк. Монда табигать, җир-су, игенчелек, бакчачылык турында сөйләнелә, микроскоп белән дә таныштырыла. Хәтта шул заман укыту программаларының нигезендә яткан дини фанатизм да бөтенләй мәгърифәтчеләрчә, «калак сөягенә әйләндереп» салынган. «Кеше, үзенең киләчәген белү өчен, элек-электән әллә ниләр уйлап чыгара килгән, – ди С. Рахманколый. – Әмма мин боларга ышанмыйм. Төш юрау, фал ачу кебек эшләр – барчасы сафсата, барчасы юк эшләр». Шулай булгач, дин нәрсә соң? Әллә бөтенләй буш нәрсәме? Юк, автор карашынча, дин менә нәрсә: «Минем ышанган нәрсәм шул гына ки, әгәр мин берәүгә усаллык кылсам, үземә дә начар булачак, һәм, әгәр мин бер көн эшләмәсәм, иртәгә, шөбһәсез, ач утырачакмын». Бу караш инде, – гәрчә мәгърифәтчелек белән сугарылган булса да, схоластик диндарлык белән чагыштырганда, бер адым алга таба барыш.
Шундый үзенчәлекле, ләкин каршылыклы фикерләр аның «Кыйраәт китабы» ның икенче кисәгендә дә күзгә ташлана. (Бу китапның соңгы басмасы 1916 елда чыга.) Автор балаларга дөньяви белем бирә: җирнең шар формасында икәнен, физика законнарын, химия фәненең нәрсә икәнен, кешенең анатомиясен, тарихи вакыйгаларны сөйли дә – бу хәлләрнең барысы да Алладан дип хөкем чыгара. Кыскасы, химия дә, физика да, география дә Алладан. Китапта, болардан тыш, әдәбият теориясеннән дә мәгълүмат бирелә. Анда «Шигырь һәм нәсер» дигән кечкенә бер бүлек бар. Гомумән, китапта алдынгы рус педагоглары К. Д. Ушинский, Л. Н. Толстой һ. б. йогынтылары сизелә. Тарих материалларын ул Карамзинга нигезләп биргән.
Революциягә кадәрге татар мәктәпләрендә С. Рахманколыйның «Кыйраәт» китаплары төп дәреслекләрдән булып килделәр һәм татар баласын схоластик «мөһмәлат чәйнәүдән» азат итү юлында файдалы эш башкардылар.
С. Рахманколый 1916 елның 8 апрелендә үлә.
Рахманкуловларның семья архивы янгын вакытында бөтенләй һәлак булган. Шуңа күрә аларның эшчәнлеге турында, нигездә, матбугатта язылган мәкаләләрдән һәм Габделмәннан абзыйның кече кызы, РСФСРның халык артисткасы Мәрьям ханым Рахманкулова истәлекләреннән чыгып кына фикер йөртеп була.
Таип Яхин
XIX йөзнең соңгы чиреге татар мәдрәсәләрендә Бохара идеологиясенең, дини схоластиканың җимерелә башлавы белән характерлы. Бу катлаулы, авыр көрәш процессы иде, һәм йөз еллар буенча мәдрәсә, мәктәп эчләрендә тамыр җәеп килгән фикри торгынлыктан уяну өчен озак еллар кирәк булды. Ләкин татар халкының Россиядәге тарихи-иҗтимагый вакыйгаларга көннән-көн ныграк тартыла баруы бу процессны тизләтте. Шуның өстенә XIX йөзнең беренче яртысында ук, гыйлемгә ирек таләп итеп, Бохара догматизмына һөҗүм башлаган Г. Курсави фикерләре