Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 25
1908 ел Рахманкуловлар гаиләсенә шактый борчулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Йорт башы Габделмәннан абзый авырый башлый, анда инде конторщик булып байлар көен көйләрлек егәр калмый. Мохтаҗлыктан котылу юлларын эзләп, Г. Рахманкулов үзе дә китап бастыру эшенә керешә. Солтан даими эш таба алмый. Каюм әле өйрәнчек, Нәҗип реаль училищеда укып йөри. Алардан тыш, өйдә ике бала, фатир расходы…
Җитмәсә, иң олы улы Солтан, гармун, мандолина күтәреп, кайларгадыр китә, төннәр буе югалып йөри, ата-ананы борчый. 1908 елның башында ул Уральскидан килгән, үзеннән ике генә яшькә олы Габдулла Тукай турында өйләрендә сөйли башлый. Дөрес, гаилә өчен Тукай исеме яңа түгел, аның шигырьләрен, җыелып-җыелып, өйдә укыйлар иде инде. Шулай да матбага байлары, конторщиклар арасында Тукай турында төрле шөбһәле хәбәрләр йөри. Солтан язмышы өчен борчылып йөргән ата бер төнне улының мандолина күтәреп соң гына кайтып кергәнен күрә дә өстәл сугып кычкыра: «Йөрмә шул Тукай тирәсендә, җүнсез!» – ди. Ләкин бу кисәтү бушка гына һәм кыска гомерле була. Менә көннәрдән бер көнне Солтан Ямская урамындагы Матвеевлар йортына, үзләренең тар бүлмәләренә, җыйнак кына гәүдәле, нурлы йөзле, ярым русча киенгән Уральск егетен ияртеп кайта. Кунак егет чәй янында үзен бик әдәпле тота, кечкенә кыз Мәрьямне сөя, Габделмәннан абзый белән китап дөньясы, нәшрият эшләре турында сөйләшә. Баксаң-күрсәң, бик мөлаем егет икән бит бу Тукай дигәннәре! Чәйдән соң Солтан мандолинасын ала һәм өздереп кенә үзенең яраткан көе «Мәдинәкәй» не чиертә башлый. Солтан үзенең төпсез күзләре белән читкә карап, башын бераз арткарак ташлап уйный, моңлы көйне тыңлап, Тукайның да күзләре дымлана…
Шул көннән Солтан белән Тукай арасында кабергәчә беркетелгән дуслык башлана. Озын кичләр буе тынмаган әңгәмәләрдә Солтан белән Тукай Европа, рус әдәбияты турында сүз алып баралар. Беркөнне ул Тукайга мәшһүр драматург Шекспирның «Тимон Афинский» дигән әсәрен бирә. Тукай аны ике-өч кат укый. Бу әсәрне ул «Үз гомерендә иң көчле тәэсир иткән фаҗига» дип атый. «Менә ичмасам Тимон Афинский кебек галиҗәнап булсаң иде!» – дип сөйли Солтанга[38].
Озак һәм каты авырудан соң 1908 елда Габделмәннан Рахманколый үлә. Гаилә тәрбиясе тулысы белән Солтан өстенә кала. Бу вакытта инде С. Рахманколый «Йолдыз» газетасында эшләшеп йөри. Тукай, Г. Камал кебек танылган язучылар белән тыгыз элемтәдә була. К. Бәкер, Ш. Мөхәммәдьяров кебек алдынгы фикерле журналистлар белән бергә эшли. Билгеле, «Йолдыз» редакциясенең составы мондый асыл егетләрдән генә тормый. Газетаның башында либераль карашлы Әхмәтһади Максуди тора. Газетаның эшчәнлегенә аның туганы, Дума депутаты, Франциядә университет тәмамлап кайткан Садри
38
Рахманколый С. Тукай // Ялт-йолт. – 1913. – № 15.