Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 20

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

«Адәмнәр ничек яратылган?» һәм «Ленин һәм пролетариат революциясе» исемле хезмәтләр яза. Шул ук елны СССР халыкларының Үзәк нәшриятында аның «Коммунизм турында» дигән китабы басылып чыга.

      «Коммунизм турында» татар телендә иң уңышлы марксистик дәреслекләрдән берсе иде. Вакытлы матбугат бу китапка зур бәя бирә. Томск партия мәктәбе укучысы К. Гыйрфанов Нигъмәтинең бу хезмәте турында: «Язучы кыска, ләкин ачык… җөмләләр белән безгә коммунизмның төп нигезләрен, аның тууы өчен кирәкле булган шартларны, аны тудыручы фактларны, күчү дәверен, ниһаять, гыйльми коммунизм нәзариясенә нигез салучылар, бу нәзарияне практикада үткәрүчеләр турында, тагын әйтәм, кыска, ләкин бик ачык, бик тулы иттереп сөйләп бирә»[10], – дип язды.

      Г. Нигъмәти вакытлы матбугатта марксистик әдәбият турында күп санлы рецензияләр яза, татар телендә беренче политик сүзлек төзүдә катнаша. Болардан тыш, ул «1905 ел» һәм «Көнбатыштагы сыйнфый көрәшләр тарихы» исемле зур күләмле әсәрләр өстендә эшли.

      Татар марксистларына мөрәҗәгать итеп, Г. Ибраһимов болай язган иде: «Башка күп турыларда тәрҗемә белән канәгатьләнергә мөмкин булса да, тарихи материализм юлында эшче-крестьян массасының теләген тәрҗемә белән генә үти алмабыз. Бу нәзариянең нигезләре ачык, тулы аңлашылсын өчен…, тарихи материализм нигезләрен өйрәнгәндә, өйрәткәндә, татар эшче-крестьянының үзенә якын тормыштан мисаллар алынырга, рус, Европа марксистлары китергән моментлар белән генә тукталмыйча, безнең массаның тирә-юнендә күренгән Көнчыгыш ислам татар дөньясының мисаллары, фактлары материал итеп тикшерелергә тиешле»[11]. Г. Нигъмәтинең марксизмны пропагандалауда үзенчәлеге әнә нәкъ шулай, эшче-крестьянның үзенә якын тормыштан алынган мисаллар белән оста эш итүендә күренде дә.

      20 нче елларда Г. Нигъмәти яңа типтагы совет мәктәпләре өчен дәреслекләр чыгару буенча да күп эшли. Мәсәлән, 1924 елда ул Б. Мансур белән берлектә беренче баскыч мәктәпләр, совпартшколалар һәм педтехникумнар өчен әдәбияттан хрестоматия төзергә керешә. Бу хрестоматия «Азат мәктәп» исеме белән 1925 елда Мәскәүдә басылып чыга. Белем дәрәҗәләре дә, яшьләре дә төрле булган укучыларга яраклы хрестоматия төзү – авыр эш, әлбәттә. Яңа революцион әдәби әсәрләрнең әле аз булуы, хрестоматиянең күбрәк элеккеге әдәбияттан торуы авторларны бик нык борчый. «Татар әдәбиятының, бигрәк тә яңа революцион әдәбиятның ярлылыгы әсәрне идеальный иттереп чыгарырга мөмкинлек бирмәде», – дип язалар авторлар сүз башында. Г. Сәгъди «Азат мәктәп» не Октябрьдән соңгы бердәнбер әдәби хрестоматия дип билгеләде[12]. 1928 елда Г. Нигъмәти С. Шәрәфетдинов белән берлектә «Җәмгыятьне өйрәнү»нең төзәтелгән, тулыландырылган икенче басмасын чыгара. «Ташкын» исемендәге әдәби хрестоматия дә Нигъмәти катнашында чыга.

      Коммунист булу революция идеаллары өчен көрәштән, халык өчен эшләүдән гыйбарәт. Г. Нигъмәтидә шул сыйфатлар көчле иде. Әнә шуңа күрә Һ. Такташ Г. Нигъмәти турында: «Ул – мәсьүл бер эшче. Йоклыйсы йокыларын, ял итәсе минутларын,

Скачать книгу


<p>10</p>

Азат Себер. – 1925. – № 1.

<p>11</p>

Ибраһимов Г. Марксист язучыларыбызга // Безнең юл. – 1925. – № 4.

<p>12</p>

Сәгъди Г. Октябрьдән элек һәм соң татар мәктәпләрендә әдәбият. – Казан, 1927. – 12 б.