Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 17

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

институтына керергә мәҗбүр була: зур сәүдәгәрләрдән Әхмәт Хәсәнов «реальныйны бетергән бер татар егетенә», бары тик шул институтка керсә генә, стипендия вәгъдә итә. Ләкин бу институтта укыган чорында Г. Шәрәф тел, әдәбият, тюркология фәннәре белән кызыксына һәм Петроград институтына ирекле тыңлаучы сыйфатында лекцияләргә йөри. Анда ул күренекле арабистлар, ориенталистлар Бартольд, Крачковский, Самойлович кебек галимнәрнең лекцияләрен тыңлый. «Юл инженеры» на профессор Самойлович игътибар итә һәм аны публичный китапханәнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре эченә юнәлдерә. Г. Шәрәф, шулай итеп, тюркологияне өйрәнә башлый.

      Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Шәрәф күптөрле политик-агарту оешмаларында эшли. Ул Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Анда аңа Н. Ашмарин, Н. Ф. Катанов кебек галимнәр җитәкчелек итәләр. Университетта ул рус, гарәп, төрек, немец телләрен өйрәнә. Егерменче еллар башында Г. Шәрәф гаҗәп күптөрле эш алып бара. 1918–1919 елларда ул Үзәк мөселман Хәрби коллегиясендә, 1920, 1923 елларда Академик Үзәктә, Эчке эшләр халык комиссариатында эшли. Шул ук вакытта хезмәт мәктәпләрендә тел, әдәбият, тюркология буенча дәресләр бирә. Ул – Казан университеты каршындагы тарих, этнография, археология җәмгыятенең члены. Татарстан Республикасын төзегән вакытта, аның этнографик чикләрен билгеләүдә Г. Шәрәф төзегән карта-проект нигез итеп алына. 1923–1924 елларда аңа Татарстан волостьларының административ чикләрен билгеләү эше тапшырыла. 1925–1926 елларда ул Г. Ибраһимов белән берлектә Бакудагы I тюркология съездын әзерләү өстендә эшли, ул съездга делегат итеп сайлана. Академик Үзәктә бу чорда Г. Шәрәф катнашмаган бер утырыш та булмый. Ул ТҮБК каршында административ мәсьәләләр буенча консультант һәм татар телен гамәлгә ашыру (РТЯ) буенча гыйльми секретарь да була. Г. Шәрәф, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсен әзерләгәндә, этнография, администрация, статистика мәсьәләләре буенча консультант сыйфатында катнаша. Ул Татарстан АССРның экономик географиясен төзи.

      Г. Шәрәф бик яшьтән әдәбият, әдәби мирас белән кызыксына. 1915 елда ул «Тукаев сүзләре» дигән китап бастыра, революциядән соң беренче мәртәбә Тукай әсәрләрен П. Радимов белән берлектә рус телендә чыгара («Узюльган умид»). Болардан тыш, ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә катнаша, татар әдәбиятындагы формалистик мавыгуларны тәнкыйть итә. Аның лингвистика өлкәсендәге хезмәтләренә СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты В. А. Богородицкий югары бәя бирә һәм, үзе пенсиягә чыкканда, үз урынына куярга лаеклы кеше бары тик Г. Шәрәф кенә дип «Главпрофобр» га мөрәҗәгать итә. Шулай итеп, Г. Шәрәф 1935 елның ахырында Казан Көнчыгыш педагогия институтының эксперименталь фонетика кабинеты мөдире итеп билгеләнә. Татар телен озак еллар өйрәнү нәтиҗәсе буларак, аның «Сонорная длительность татарских гласных» дигән хезмәте дөньяга чыга. Бу хезмәткә Советлар Союзының барлык лингвистлары югары бәя бирәләр. Аның турында уңай рецензия Франция лингвистларының фәнни бюллетенендә дә языла. Бу хезмәт үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмаган.

      Г.

Скачать книгу