Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 14

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

зур ачыклык кертә. Әдәби тәнкыйтьтә ул елларда шактый бәхәсле булып килгән Габдулла Тукай, Фатих Әмирханның мираслары бу китапта иҗтимагый-фәнни бәя алалар. Ул Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Сәгыйть Рәмиев кебек әдипләрнең әдәбият мәйданында тоткан урыннарын, аларның иҗатындагы уңай һәм каршылыклы якларны кыю рәвештә күрсәтә. Билгеле, бу хезмәт кимчелекләрдән дә азат түгел иде. Мәсәлән, тәнкыйтьче монда татар әдәбиятының формалашуына алдынгы рус әдәбиятының йогынтысын ачып бирә алмаган. Аннан соң тәнкыйтьченең, ислам идеологиясе тарихын яктырту белән артык мавыгып китеп, әдәби процесстан читләшүе дә, вульгар социологизм белән мавыгуы да күзгә ташлана. Аерым кимчелекләре булуга карамастан, матбугат Сәгъдинең бу хезмәтенә, нигездә, уңай бәя бирә. «Кызыл Татарстан», «Эшче» газеталары, «Безнең юл» журналы бу китапның дөньяга чыгуын «бер иҗади факт» дип бәяләделәр. «Хәзергә чаклы безнең яңа әдәбиятыбызның төп моментларын эченә алган, шуңа караган материалларны җыеп, бер тарих рәвешенә кергән әсәр юк иде, – дип язды «Безнең юл» журналы бу китап турында. – Бу китап безнең әнә шул бушлыгыбызны тутыруда бик зур хезмәт итә. Әсәрнең марксизм нигезендә язылуы, әлбәттә, бу китапның кадерен тагы да арттыра, әдәбият укытучылар, гомумән, әдәбият белән шөгыльләнүчеләр, әлбәттә, аны өстәл китабы итәргә тиештер».

      Сәгъдинең татар әдәбияты тарихын эшләп чыгуы совет мәктәпләрендә әдәбият фәнен укытуда җиңеллек тудыра, ул моннан соң да татар әдәбияты тарихын өйрәнүне эзлекле рәвештә дәвам итә. 1927 елның 10 апрелендә Сәгъди «татарны өйрәнү җәмгыяте» утырышында «Татар совет әдәбияты үсешенең төп моментлары» дигән темага доклад ясый. Шул ук елда ул «Бездә әдәби тәнкыйть» дигән зур күләмле мәкалә белән чыга. Татар әдәбият фәне үсешендә аның бу мәкаләсе дә игътибарга лаеклы. Тәнкыйть тарихы буенча татар әдәбиятында бу беренче тикшеренү иде. Тәнкыйтьче монда татар әдәби тәнкыйтенең идеализмнан материализмга таба үсеш процессын ачып бирә, тәнкыйтьчелекнең бишенче ел революциясе чорында аерым бер тармак булып күтәрелгәнен исбатлый.

      Күренекле галим борынгы мирасны әдәби өйрәнүгә дә зур көч куя. ХVII йөз шагыйре Мәүла Колый иҗатын беренче мәртәбә фәнни тикшеренүче, аны укучыларга җиткерүче кеше дә Сәгъди була. Ул борынгы татар әдәбияты әсәрләрен совет мәктәпләренең программаларына кертүне яклап чыга. Шул уңай белән ул Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янында чыга торган «Мәгариф» журналында Мәүла Колый әсәрләре турында мәгълүматлар урнаштыра.

      Татарстанда культура революциясе чорында Габдрахман Сәгъди культура фронтының алгы сызыгында була. «Мәдәни революция алдында советчы укымышлыларның бурычлары» турында матбугатта мәкалә белән чыга. 1927–1928 елларда ул күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов иҗаты белән якыннан торып кызыксына, аның әсәрләре турында тәнкыйть мәкаләләре яза. Сәгъдинең Ибраһимов иҗатындагы типлар эволюциясен күрсәткән хезмәте үзенең әһәмиятен бүгенге көндә дә югалтмый.

      Партиянең Татарстан өлкә комитеты

Скачать книгу