Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 13

Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев

Скачать книгу

style="font-size:15px;">      Күренеп тора: әдәбият өчен зарарлы булган саф сәнгать теориясен характерлый торган сыйфат бу. «Кавагыйде әдәбия» Габдрахман Сәгъдинең иҗат юлын ачык билгели: татар әдәбияты, төрки телләре буенча ул фәнни тикшеренү эшенә бирелә. 1912–1915 елларда бер-бер артлы аның «Әдәбият ысуллары», «Әдәбият мөгаллиме», «Телебезнең сарыфы», «Телебезнең нәхүе», «Үз телемезчә мөкәммәл сарыф-нәхү» кебек китаплары дөньяга чыга. Педагогик эшчәнлегендә Габдрахман Сәгъди әле революциягә кадәр яңалык тарафдары буларак таныла.

      Февраль революциясен ул Златоуст өязендә педагог булып каршылый. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ул Бөгелмә мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

      Бөек Октябрь социалистик революциясе халыкка хезмәткә омтылган яшь галимгә киң юллар ача. Шул чордан башлап, Габдрахман Сәгъди татар, үзбәк телләрендә педагогика, дидактика буенча күп кенә хезмәтләр бастыра… 1921 елда ул Үзбәкстанга китә, анда Урта Азия дәүләт университетында тюркология өлкәсенә караган фәннәрне укыта.

      Бу елларда Габдрахман Сәгъдинең үзбәк, казах, татар, төрекмән телләрендә әдәбият, сәнгать, тел һәм педагогика мәсьәләләренә караган күп санлы мәкаләләре басылып чыга. Егерменче елларның беренче яртысында Урта Азиядә һәм Татарстанда Габдрахман Сәгъди язышмаган газета-журналларны табуы бик кыен булыр иде. Аның «Безнең юл», «Төрекмән иле», «Инкыйлаб», «Мәгариф», «Мәгариф-мәдәният» журналларында, «Татарстан», «Зөрафшан», «Ак жул», «Төркестан» газеталарында бу елларда язган мәкаләләре әле тулысынча өйрәнелмәгән. Алар арасында казах драмасына, үзбәк поэзиясенә, Абай иҗатына, кешелек җәмгыятендә сәнгатьнең роле һ. б. темаларга багышланган мәкаләләр дә байтак. Арадан иң әһәмиятлеләре – Бөек Октябрь социалистик революциясенең Көнчыгыш халыклары иҗатына йогынтысын күрсәткән мәкаләләре. «Яшь үзбәк шагыйрьләре», «Октябрь революциясе һәм үзбәк әдәбияты», «Октябрь революциясеннән соңгы 6 ел эчендә үзбәк поэзиясе» кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.

      Профессор Сәгъдинең әдәбият, тел гыйлеме, сәнгать өлкәсендәге тикшеренүләре Көнчыгышны өйрәнүче рус совет галимнәренең игътибар үзәгендә торды. Аның эшчәнлеге белән бигрәк тә Көнчыгышны өйрәнүче галим-профессор Самойлович кызыксынды һәм «Новый Восток» журналында, аның хезмәтләренә югары бәя биреп, рецензия урнаштырды. Әдәбият, сәнгать, тел белемнәре өлкәсендә эшләү белән беррәттән, Сәгъди педагогика буенча да актив эш алып бара. 1922–1925 елларда аның хезмәт мәктәпләрендә тәрбия эшләре, совет мәктәбендә хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган күп санлы мәкаләләре басыла. Моннан тыш, ул беренче совет мәктәпләренең программалары, урта һәм югары уку йортларында укыту тәртипләре турында «Бәйнәлмиләл», «Тәрбия», «Мәгариф вә укытучы», «Белем учагы», «Мәгариф атнасы» кебек журналларда, «Кызыл Байрак», «Фәрганә» газеталарында күп санлы мәкаләләр белән катнаша.

      Сәгъди педагог, әдәбиятчы, телче генә түгел, тарихчы да була. Урта

Скачать книгу