Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.
Читать онлайн книгу Сызып ак нур белән… / Озари душу светом… - Мухаммет Магдеев страница 22
С. Рахманколыйның хикәяләре «Идел буе әдәбияты» сериясендә басылып чыккан иде. Революциядән соңгы тәнкыйтьтә «Идел буе әдәбияты» на кергән әсәрләр уңай бәя алмадылар. Әдәбиятчы М. Гали 1939 елда С. Рахманколыйның сүзлекләре турында да шактый гаделсез фикер белән матбугатта күренде. «С. Рахманколый төзегән сүзлекләр, – дип язган иде М. Гали, – госманлы-төрек тәэсиренә бирелеп ул вакыттагы югары катлау буржуа интеллигенциясе өчен генә кулланырга яраклы итеп чыгарылдылар»[19].
Дөрес, соңгы елларда С. Рахманколыйның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге икенчерәк ноктадан карала башлады. Филология фәннәре докторы М. Гайнуллин һәм доцент Җ. Вәзиева 1954 елда, мәсәлән, С. Рахманколыйны демократик әдәбият вәкилләреннән берсе дип билгеләделәр һәм аның иҗатында гуманизм сыйфатлары барлыгын әйттеләр[20]. Шул ук вакытта алар С. Рахманколыйның тәрҗемәчелек эшенә дә уңай бәя бирделәр[21]. Җ. Фәйзинең «Мәрьям Рахманкулова» дигән хезмәтендә дә Солтан турында шул характердагы мәгълүматлар бар. С. Рахманколыйның әтисе – татар мәгърифәтчесе Габделмәннан Рахманкуловның иҗат эшчәнлеге филология фәннәре докторы Хатип Госман хезмәтендә уңай яктан искә алына[22].
1961 елда, Ф. Әмирханның тууына 75 ел тулу уңае белән, матбугатта С. Рахманколый иҗатына кагылышлы тагын бер материал күренеп үтте[23]. Ф. Әмирхан турында язылган бу материал белән танышкач, бер нәрсә ачыклана: Солтан Рахманколый шул заманның алдынгы карашлы кешеләре – большевик Сергей Николаевич Гассар язучы Фатих Әмирхан белән берлектә татар эшчеләре, шәкертләре арасында листовкалар таратуда катнашкан, кыскасы, самодержавиегә каршы көрәш алып баручыларның берсе булган. Тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфыйговның 1964 елда чыккан хезмәтендә С. Рахманколый язмалары белән цензураның кызыксынуы һәм бер мәкаләсенең цензура киртәләре аша үтә алмыйча, дөнья күрми калуы әйтелә.
Югарыда санап [24]үтелгәннәр үзләре генә дә Солтан Рахманколый эшчәнлеге аерым бер тикшеренүгә лаек дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ләкин шулай да ни өчен моңа кадәр Солтан Рахманколый әдәбият тарихының үги баласы булып килгән? Билгеле, моның күп кенә сәбәпләре бар. Бездә XX йөз башы әдәбиятын киң планда өйрәнү эше әле соңгы елларда гына башланды. С. Рахманколый язышкан газеталар, журналларны актаруга, өйрәнүгә әлерәк кенә тотындык. Русча-татарча сүзлекләр төзү тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек. Татар педагогикасы, дәреслекләр басу тарихы турында тикшеренүләребез аз. Татар телендәге публицистика тарихы турында да матбугатта материал бик аз. Менә шул өлкәләрнең кайсына гына күз салсак та, без, һичшиксез, Солтан Рахманколый эшчәнлеге белән очрашыр идек.
Солтанның әтисе Габделмәннан Рахманколыйның биографиясе бөтенләй диярлек билгеле түгел. Ачык булганы шул: бу кеше 1860 еллар тирәсендә туган, Казан артында Мәңгәр авылында яшәгән. Кышкарда мәдрәсә белеме алган. Бу мәдрәсә шәкертләре арасында
19
Гали М. Русча-татарча сүзлекләр // Совет әдәбияты. – 1939. – № 2. – 83 б.
20
Гайнуллин М., Вәзиева Җ. Татар әдәбияты. XX йөз, I кисәк. – Казан, 1954. – 58 б.
21
Шунда ук. – 61 б.
22
Госман Х. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе. – Казан, 1960. – 8 б.
23
Ибраһим Аитов. Ә хәтердә һаман менә бүгенге кебек // Совет әдәбияты. –1961. – № 1.
24
Нафигов Р. И. Формирование и развитие передовой татарской общественно-политической мысли. – Казань, 1964. – С. 57.