Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов страница 4

Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

утырган. Башын як-якка боргалап залны күзәткән Ишкәевнең пеләше ялтырап-ялтырап китә. Ияк асты җимен яңагына җыйган әрләннекедәй салынган – икенче ияк барлыкка килгән. Күзләре челт тә мелт килә, гүя ул әйтәсе уйларын тәртипкә салырга кабалана, хуҗаның сүз башлавын көтә.

      Менә Тукбаев урыныннан торып басты, алгарак чыгып, залда утыручыларны янә бер күздән кичерде дә саллы кулларын хәрәкәткә китерде.

      – Җегетләр! – диде ул. – Бу сүзләрне туктатырга кирәк!.. Имеш, Краснодардан бодай сатып алганнар, имеш, монысын Мари иленнән кайтартканнар… Җегетләр, бу – уму не постижимый әйбер. Байтирәк районында егерме сигез мең гектар мәйданда зерновой бар, егерме сигез дә бер йөз. Гектарыннан бөртеклеләрне бер центнерга күтәрер өчен, безгә ике йөз мең тонна икмәк кирәк. Ул – икмәк бер миллион сум дигән сүз. Шулай бит?.. – Залда тынлык, дәшүче юк. Әлегә киңәшмәнең нәрсә турында барачагын беркем абайламый. Җавап булмагач, Тукбаев түгәрәк башын туп чөйгәндәй итеп өскәрәк күтәрде дә сүзен дәвам итте: – Кайда ул минем бер миллион акчам? Юк ул, юк! Кемнеке бар? Кайсыгыз бирде бер миллион акча? Маннур, биргәнең бармы?

      Җәелеп, изрәп утырган «Алпар» колхозы рәисе Маннур көтелмәгән сораудан киң җилкәсен сикертте, янәсе, каян килсен акча. Һәм ул көр тавыш белән җавап кайтарды:

      – Бездә андый акчалар юк…

      – Юк шул, – диде Тукбаев, кызып китеп, һәм дәвам итте: – «Сельхозтехника», бирдеңме? – «Сельхозтехника» начальнигы Салих Сәлахиевичтан җавап ишетелмәде, аннары ул сиңа таба төбәлде. – Редактор! Син үзең биргәнең бармы?

      Син гаҗәпләнеп җавап кайтардың:

      – Бездә акча юк…

      – Юк шул. Миндә дә юк. Әгәр дә син болай иттереп, кешеләрне мыскыл итеп, ерунду яза башласаң, «приписка» дип, әй-йеме, мы с тобой не сработаемся.

      Син аптырап урыныңнан торып бастың да сорадың:

      – Рәсим Юлаевич! Ә кем язган «приписка» дип?

      – Син язган.

      – Нәрсәне?

      – Анда, «Байтирәк хәбәрләре»ндә, Нәфис Хаков дип куелган.

      Шуннан соң гына син сүзнең «Юану» монологы турында барганлыгын аңладың.

      – Куелса, ул бит – әдәби шаян язма, фельетон.

      Тукбаев каршы дәшүеңне ошатмады. Бәлки, сиңа да бүтәннәр кебек дәшми генә баш иеп утыру кирәк булгандыр. Болай сөйләшүең аның канын кыздыра гына төште.

      – Юк, – диде ул, аңларга да теләмичә, – анда син алай иттереп язып ятсаң… Монда бер кеше дә дурак түгел, син акыллы булгач та. Миңа менә монда утырганнарның илле проценты – ничә колхоз рәисе, җитәкче генә керде.

      – Нәрсә дип?

      – Почему болай язалар? – дип.

      – Рәсим Юлаевич, беләсегез килсә, моннан ун ел элек басылып чыккан язма ул.

      – Юк, белмим, белергә дә теләмим.

      – Бу хакта аерым сөйләшербез.

      – Аерым сөйләшмибез. Син монда кончай, син теге, язам дигәч тә… язарга әйбер күп ул. Кайбер кешеләрнең

Скачать книгу