Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов страница 8

Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

шул. Җырчы Ландышка күзе төшкән мужик. Аның Казандагы сөяркәсе Байтирәккә эшкә килергә тиеш, ди. Аңа квартир әзерләп куярга кушканнар, ди.

      – Менәтерә, кая барсын инде бу мескенкәй хәзер яшь баласы белән?! Бигрәк кызганыч…

      – Милициягә явит итәргә кирәк үзләрен.

      – Һи, җүләр, милиция кем җырын җырлый дип беләсең? Алар глава кушканны үтәүче йомышчы малайлар гына бит. Бу хатынны куып чыгару өчен, үзләре йөгереп йөриләр. Аларга клубта билет сатучы бу хатын кирәкме?

      – Чуртан сүзенә ышанып юлга чыксаң, шулай була ул…

      Ул көнне Байтирәкнең бу «ак йорт»ын Чуртан егетләре яулап ала алмады. Аларны хатын кулындагы балта шүрләтте. Яшь баласының да куркып, ярсып елавы тәэсир итми калмагандыр, мөгаен. Ә икенче көнне ишекләрен бикләп, яшь баласын күтәреп эшкә киткән хатын йортына Чуртанның райпо егетләре тәрәзә пыяласын алып керделәр дә хуҗабикәнең бар булган әйберләрен урамга чыгарып өйделәр. Сакчы егетләргә күңелсез булмасын дип, телевизор да алып килделәр. Райпо ашханәсеннән бер атнага җитәрлек ризык, әрҗәсе белән аракы да килеп төште. Чуртан бар хәстәрне күрде. «Саклагыз! Ул килмешәкне бу йортка кертмәгез!» – дип әмер бирде… Кеше күңелен ымсындырып фатирлар биргәч, төрле алдашуларга баруларын күргәч, син дә кемнәрнең кем икәнлеген таный башладың. Һәм синең ризасызлык кичергән җаныңа ниләрдер җитми иде…

      Нәфис һаман да авыр уйларыннан арына алмый газапланды. Кинәт, бар җирне тетрәтеп, күк күкрәде. Дөм караңгы өй эчен яшен яктыртып-яктыртып алды. Күктә, тармаклана-тармаклана, яшен уйнады. Яшен камчылары әйтерсең ерактагы Каф тауларының контур чикләрен сызып-сызып узды. Болытларга терәлгән таулар гүя теге зурая барган печән чүмәләсеннән калкып чыккан диярсең. Яшен, шуның иң югары ноктасыннан торып, Аждаһа еландай уйнап, камчысын сыза, җиңелмәс көчен исбатларга тели. Нәкъ Тукбаевча оран сала: «Власть – она непобедима!» Гүя йодрык уйнатып, Байтирәк клубындагыча, чираттагы сайлауларга өнди:

      – Кем дә кем Эльс Борисовичка каршы сайлый, – ди, – димәк, ул кеше безнең районны яратмый. Против пашет тот, кто не с нами. Безнең район ил масштабында бер чебен кебек кенә. Шулай булса да безнең үз лидерыбыз – Дәүләтхан Бариевич бар. Аның каршына ничек барып күренәсең?!

      «Димәк, ул өстән шундый күрсәтмә алган», – дип исәпләдең син. Ә Тукбаев бармакларын бөгә-бөгә сөйләп китте:

      – Ашламасын бирә, акчасын бирә, тегесен бирә, монысын бирәләр. Министерстводан да, ОКСтан да безне борып кайтармыйлар. Моны аңлый белергә вакыт… Минем берегезгә дә каршы эшләгәнем булмады, берсен дә төрмәгә утыртмадым. Ә сез миңа узган сайлауларда каршы эшләдегез… Хәтерегез юылмаса, исегезгә төшерегез: моңарчы булган аракы чиратларын оныттыгызмы? Бер пачка чәйне икегә бүлә идек… Унике тәңкә пенсия алдык, шулай да мактандык. Ул көннәрне сагынсагыз, Югановны сайлагыз… Үзгәртеп кору вакытында кем начар яши башлады? Басыгыз да әйтегез! – Ул тагын да кыза төште: – Кем начар яши башлады? Күрсәтегез миңа шул кешене яки начар яши башлаган хуҗалыкны?.. Бүген безнең начальниклар

Скачать книгу