Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов страница 7

Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

кырып:

      – Әйе, чит кешене кертмәгез, – диде.

      – Мин чит кеше түгел, алардан арткарак калган идем.

      – Ә-ә, алайса, узыгыз, абый. Алар теге башта, подвал түрендә утыралар.

      – Ничек утыралар?

      Куш ияк авызын ерырга мәҗбүр булды:

      – Кергәч күрерсез инде…

      – Ярый, рәхмәт.

      Син, подвал түренә үтеп, чак кына ачык калган ишек ярыгыннан күз төшерүгә шаклар каттың. Подвал дигәнең тыштан гына подвал икән. Эчтән евроремонт ясалган ресторан диярсең. Өстәлләр сый-нигъмәтләр белән тулган. Команда әгъзаларының йөзләре инде балкып, яктырып киткән. Әйтерсең алар бүген туй мәҗлесенә җыелганнар. Бәллүр бокаллар аракы, шәраблар белән тулы. Дөнья түгәрәкләнгән, кая монда сыерларга тоз кайтарту, сәнәк, хезмәт хакы турында кайгырту. Үзебезчә типтереп калыйк!.. Янәсе, хәерченең тамагы ач булырга тиеш, тук хәерче бет чәйни ул… Син, соңгаргач, эчкә үтәргә базмадың. Түр башына Тукбаев белән Ишкәев утырганнар.

      Телгә беткән Ишкәев, хәмер тулы стаканын күтәреп, нотык сөйли:

      – Иптәшләр! Без хакимият башлыгы Рәсим Юлаевич җитәкчелегендә Байтирәк районын республикада иң алдынгы районнар рәтенә чыгарырга тиешбез. Терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да, иген уңышын алуда да үрнәк күрсәткечләргә ирешик, иптәшләр! Күреп торасыз, иптәшләр, күз алдыгызда, Рәсим Юлаевич, Байтирәк районын аякка бастыру өчен, бар көчен кызганмый, йокы дими, ару-талуны белми, көне-төне чаба, районга акча ташый. Аңлаган кешегә аның кадерен белерлек, иптәшләр. Ул булмаса, иптәшләр, райондагы һәр киңәшмә, семинармы болай үрнәк төстә уза алмас иде. Без мондый мәҗлесләрне күрмәс идек. Әйдәгез, иптәшләр, бу бокалларны Рәсим Юлаевич хөрмәтенә, аның исәнлегенә күтәрик!..

      Соңгаргач, син подвалдагы «мәҗлес-киңәшмә»гә керми кире киттең. Ишкәевнең партия заманыннан килгән кызыл рухлы, исәп-хисапка корылган сүзләрен ишетәсең килмәде. Андагы «чәйханчик»ларның кәеф-сафага корылган гамәле кемгә хаҗәт? Мондый хәлләрне күрдең бит инде, күрдең. Ындыр урманын гына исеңә төшер!

      Бу хәл язлыкта, район кырларындагы уҗымнарның торышын тикшергәндә булды. Тукбаев үзе уҗымнарны вертолёттан гына карап барды, бинокль аша. Янәсе, орлыклар аркылыга-буйга чәчелгәнме? Уҗымнар бар җирдә дә тигез тишелгәнме? Ул утырган вертолёт кайсы якка очса, хуҗалык җитәкчеләре утырган УАЗ, «Нива» машиналары көтүләре белән, тузаннар туздырып, зур биеклекләрне яуларга һөҗүмгә баргандай, елга, күперләр аша, үр-таулардан менә-төшә, районның иң читендәге урман аланына барып чыктылар. Тукбаев утырган вертолёт киң урман аланына төшеп кунаклаганда, аны каршыларга райпо рәисе Әхәт, кып-кызыл шома битләрен ялтыратып, хуҗа каршында үрә торып баскан иде:

      – Рәсим Юлаевич! Өстәлләр әзер!..

      Әйе, иртәдән үк КамАЗ машинасына төяп килгән сый-хөрмәтләрне бәрәңге базы белән генә чагыштырырлык идеме соң?.. Тукбаев үзенең кыска гына кереш сүзендә уҗымнар тишелешенә нәтиҗә ясагандай итте: фәләннеке әйбәт, төгәннеке кайтыш, димәк, начар. Шуннан ары уза алмады. «Җегетләр!..» дип, үз тәкъдимен кертте. Аннан эчкә кергән хәмерләрдән бар уҗымнар юылып, яшәреп киткәндәй булды…

Скачать книгу