Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов страница 6

Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

җитсә, Идрис Юнысович та егыла…

      – Нахал син. Ул, егылса да, синең кебек, сыерларыннан бер стакан сөт алмый. – Тукбаев җитдилеген югалткан рәискә кабарынды, бүртенде. – Җитте сиңа, сыердай күбенүең җиткән, әле акланып маташасың. Үзең мәче кебек йокларга яратасың. Эшләсәң эшлә, эшләмәсәң, кулыңа чиста кәгазь ал да гаризаңны язып китер!..

      Аннары гына Маннур телен аркылы тешләде.

      Авыр тынлыкны хуҗа үзе бозды.

      – Утыр! Һәйкәл түгелсең… – диде һәм ул, сводка кәгазенә күз төшереп, рәисләргә хуҗалыклары исеме белән генә мөрәҗәгать итте. – «Калач!» Бу атнада сөтеңне ундүрт ярым литр бирәсеңме?

      Залдан рәис Әюпнең куштан тавышы яңгырады:

      – Бирәм…

      – «Үзән!» Ундүрт тә алты йөз граммга күтәрәсеңме?

      – Күтәрәм… – диде «Үзән» совхозы директоры, әвен гәүдәле Идрис Юнысович, үзен җитди һәм эшлекле тотарга тырышып, калын иреннәрен шапылдатып ялаштырып алды.

      Сөт күрсәткечләрен арттыру «эшчәнлеге» шулай дәвам итте. Болар синең өчен еш кабатланып торган гадәти күренеш булса да, алдашу, күз буяулар һаман да ризасызлыгыңны арттыра гына барды… Ул көнне семинар «Чулпан» колхозының бәрәңге подвалында әзерләнгән мәҗлес белән тәмамланды. Син анда җитәкчеләрнең җыеласын белмәдең…

      Ул көнне син дә байларча тук кыяфәттә әйдәп атлаган Тукбаев һәм Ишкәевләр артыннан ияргән җитәкче белгечләр өерендә, ялгыз ала каргадай, арткарак калып бардың. Вожаклар, үз маршрутларын ялгышмый, «Чулпан» колхозы фермасының әле бер, әле икенче утарына кереп чыктылар. Сыерлар семинар-киңәшмә уңаеннан бәйрәм кичерде: азыклар мулдан, ферма эчләре чиста, улаклар силос белән тулган, хәтта тегендә-монда ылыс ботакларына кадәр эленгән. Син, төркемнән арткарак калып, газетаңа бер-ике уңай материал алып кайтырга исәпләдең, савымчы кызларга сүз каттың. Алар, синең район газетасы мөхәррире икәнеңне белүгә, үз зарларын түгә башладылар:

      – И-и абый, хезмәт хакын күргән юк та юк инде ул еллар буена… – диде сәнәгенә таянган зәңгәр халатлы ханым һәм, төшкән тешен күрсәтүдән оялгандай, башын читкәрәк борды.

      – Менә бу улакларга су килми, – дип элеп алды аның янәшәсендә басып торганы һәм, калку түшен киерә-киерә, алгарак чыгып басты. – Ыстырам бит, сыерлар бер-берсенең сидеген эчәргә мәҗбүр…

      Аның сүзен өченчесе – кабарып торган зәңгәр халатының түшенә түгәрәкләп ямаулык салганы хупларга ашыкты.

      – Эчмичә, яларга куярдай тозы да юк бит аның, – диде тимер тешен күрсәтеп һәм авызын ялт кына сыпырып. – Без монда «юк»ка тук инде. Сәнәк дисәң сәнәк, резин итек дисәң, ул да юк. Өйдән алып килгән итекләр белән саз ерабыз. Беркемгә берни кирәкми. Кешем кешесемени без?!

      Сүзгә сәнәгенә таянган ханым кушылды:

      – Ике стакан сөт савып, безне газетага мактап чыга күрмәгез тагын. Мактау начальникларга гына килешә ул. Барлы кешегә бар да бар, йорт өстенә йортын да салалар. Ә безгә – шымытыр…

      Бу хәлләрдән соң сиңа, блокнот чыгарып, кулыңа каләм алырга туры килмәде. Фермадан чыккач, «вожак»лар артыннан кара күләгәдәй ияргән өер

Скачать книгу