Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов

Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов страница 5

Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2 - Нурислам Хасанов

Скачать книгу

ул миңа түгел, районга, колхоз-совхозларга. Аны мондагы бөтен колхоз рәисләре, бухгалтерлары да белә. Берсе дә яшереп эшләнгән эш түгел… «Приписка…» Кайда, сөттәме безнең приписка? Бик приписать итәр идек, юк ул, юк. Юк сөтне приписать итеп булмый аны. Менә сөт минус белән бара…

      Тукбаев карлыга төшкән тамагын кырып дәвам итте:

      – Җегетләр! – диде. – Монысы информация өчен. Менә шуннан анализ ясагыз. Аны бөтен кеше дә приписать итәр иде. Оренбургка терәлеп торучы районнар бар. Алар аны, дөрестән дә, сатып та алдылар. Ну, аның белән генә урожайны арттырып булмый. Урожайны арттырып була түлке чын хезмәт белән, вакытында агротехник чаралар кулланып, ашлама кертеп, сортлы симәнә чәчеп. Районга, бер центнер урожайны күтәрер өчен, алты мең тонна икмәк кирәк. Алты мең тонна икмәк – йөз вагон ул. Аны республика гына түгел, бөтен дөнья күрәчәк, шулай иттерә башласалар. Аны эшләп булырга мужыт, гектарына бер-ике центнерны. – Ул башын Ишкәевкә таба борды: – Шулай бит, Динар Хамаевич? – Ишкәев сак кыланды, җавап кайтармады. – Бу бернәрсә дә бирми. Без, наоборот, киметтек. Безнең быел, беләсегез килсә, урожай гектарыннан кырык сигез центнер чыкты. Аны кырык бер центнер итеп бирдек. Икенче елга да эшлисе бар. Монда какой приписка? Отписка әле безнең. Анда син, Нәфис абый, язгансың «илле центнер урожай бирә торган җирләр бармыни?» дип. Бар. Җитмеш центнер бирә торганнары да бар. Тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының солы басуыннан алтмыш җиде центнер чыкты. Балан авылыннан күпме арпа чыкты әле? Илле алты центнермы?

      Сорауга Ишкәев җавап бирде:

      – Илле ике.

      – Илле ике генә булдымыни? – диде Тукбаев, бераз гаҗәпкә калып. – Бу приписка түгел, Нәфис абый…

      Һаман бер балык башын чәйнәү, исемеңне төрләндерү синең гайрәтеңне чигерде, түзмәдең:

      – Рәсим Юлаевич, вакланмыйк, юморны да кабул итә белергә кирәк инде. Анда «приписка» сүзе юк, Байтирәк районы диелмәгән. Аңа китсә, арттырып күрсәтергә тырышу кайда юк ул? Әзмени бездә пеләш колхоз рәисләре. Нәрсәгә үпкәләргә кирәктер, белмим. Юкка баш катырабыз.

      Шушы сүзләрдән соң Тукбаев, Динар Ишкәевкә тел-теш тидерәсе килмәүдәнме, күкерт кебек кабынды:

      – Ты кончай, безнең газетада ник басылган ул? Кайбер кешеләрне шиккә төшереп, рәнҗетеп. Чөнки анда…

      Ул, әйтәсен әйтеп бетерми, Ишкәевкә карап алды. Күп нокталар урынында яшерен сер барын соңыннан гына аңладың. Анда монолог героеның хатыны Ишкәев сөяркәсенең исеме белән туры килгән. Ишкәевкә шул ярамаган. Вәт комедия!

      – Монда дураклар юк, – диде Тукбаев. – Матур итеп эшләргә кирәк. Безнең эшкә болай да таяк тыгучылар күп. Эшлисе килмәгән ялкау кеше әллә нәрсәләр китереп чыгара ул. Чыгаралар бит әле, фәләннәр икмәкне Маридан ташый, дип. Кем күргән? Кем алып кайткан? Каян алып кайткан? Син дә алып кайтып кара. Кем кушмый?! Гыйнвар аенда фуражлары бетә бүтән районнарның, бер дә алып кайта алмыйлар… Шуңа күрә, җегетләр, эшләргә авыр. Булган урожайны күрсәтмичә дә булмый. Бүген

Скачать книгу